#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Герой истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

28-4Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаковка багышланган китап презентациясе Яркәү районында үтте. Бу “Күренекле шәхесләр” сериясенә караган 15нче том булып санала. Презентациядә ветераннар белән Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, “Бердәм Россия” партиясенең Төмән региональ бүлеге секретаре Андрей Артюхов һәм өлкә депутаты Юрий Конев катнаштылар. Бу сериядәге китапларның даими авторы, төзүчесе, редакторы – Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина.

“Күренекле шәхесләр” китабы 2011нче елдан бирле чыга. Хәнисә Алишина сөйләве буенча - анда Яркәү районы, Карбан авылында туган, 1944 елда Польшаны азат иткәндә үлгән Герой турында язу теләге 2010 елның 9 маенда туа. Шул елны авылда Х.Неатбаковка һәм авылдашлары истәлегенә багышланган һәйкәл ачыла.

“Яркәү җире геройларга бик бай”, - дип сөйли Хәнисә Чәүдәт кызы. - Монда: 6 - Советлар Союзы Герое, 2 - Россия Герое, 2 - “Дан” ордены тулы кавалеры туып-үскәннәр. Сугыштан өчесе генә исән кайтканнар, Хәмит Неатбаков Польша җирендә ятып кала.

Х.Неатбаков яшь вакытыннан бик актив булып үсә, мәчеттә хәтта староста вазифасын да үти. Биредә ул колхозны җитәкли, комсомол, партия сафларына баса һәм гаилә кора. 1942нче елда үзе теләп фронтка китә.

1943 нче елның җәен һәм көзен, Днепрны кичкәндә санинструктор Х.Неатбаков иң алдынгы сафларда була. Елганың уң як кырындагы плацдармны ничек булса да саклап калырга кирәк була, бик күп солдатлар үләләр, яраланалар. Яралы солдатларны Хәмит көймә белән елганың икенче кырыена чыгара. 3-4 октябрь көннәрендә ут эченнән 86 кешене куркынычсыз урынга урнаштыра.

Ул 1944 елның 23 сентябрендә сугыш кырында яралыларны коткарганда һәлак була.

СССРның Югары Советы Президиумы Указы буенча (23.11.1943) Хәмит Әхмәт улы Неатбаков Днепр елгасын уңышлы кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, “Ленин” ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә.

Китап авторы Х.Алишина чираттагы китап “Бердәм Россия” партиясенең Төмән региональ бүлеге секретаре һәм Төмән өлкә Думасы рәисе урынбасары Андрей Артюхов ярдәме белән дөнья күрде дип белдерде.

“Бердәм Россия” сайтындагы материалны кулланып Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836