#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомер белән бүлешү

последние и лучшие новости искусства в мире

Гомерендә бер тапкыр булса да кан тапшырган яисә бу процессны аз булса да күз алдына китергән кешеләргә, блокадалы Ленинград донорлары тарихында күбесе чын түгел шикелле күренергә мөмкин. Әмма Ленинградта донорлар булган. Моңа дәлилләр бик күп...

Блокадалы Ленинград тормышын өйрәнүче табиблар һәм физиологлар барган вакыйгаларны фәнни яктан берничек тә аңлата алмыйлар: ничек инде суыктан һәм ачлыктан ябыгуның соңгы чигенә җиткән, чак аякларында басып торган кешеләр үзләренең каннары белән бүлешә алсыннар? Гомумән, кеше күтәрә алмаслык авыр елларда күпчелек ни рәвешле исән калган? Җавабы юк. Ә бит бу Ленинград блокадасы турында бердәнбер табышмак түгел. Ул куркыныч елларда ленинградлылар могҗиза белән үзләре генә исән калмаган, фронтта шәһәрләрен саклаучыларны да коткарганнар. Донор канны яралыларга салганнар, шушы ленинградлылар каны белән бергә солдатларга аларның ныклы тормышка ихтыяр көче күчкән.

Сугыш башлануның беренче айларында Ленинградның кан җибәрү институтлары (ЛИПК) көн саен 300 ләп кешедән кан алган. 1941 елның азагында бу институтлар аша 36 мең донор үтә. Шәһәр блокада боҗрасында калгач та, донорлар кан тапшыруны дәвам итәләр – һәр 5-6 атнада 170 миллилитр. Сугышкача көчле кешеләр 200 миллилитр гына тапшырган.

Кан тапшырудан соң донорларга 10 көн дәвамында 1050 калорийга исәпләнгән өстәмә зур түгел паек бирелергә тиеш булган. Кызганычка каршы, талонны донор паекка алыштырырга мөмкинлек бирелгән махсус кибетләрдә мөһим азык-төлек һәрчак булмаган. Ит - консервларга, йомырка – йомырка порошогына алышына. Ә кайбер вакытта аннан да начары - киштәләр буш торган. Әмма кешеләр кан тапшыруны дәвам иткәннәр, ул шунда ук хәрби госпитальләргә озатылган. Табиблар башка шәһәрдән китерелгәннән караганда, Ленинградтан килгән канның яралыларга йогынтысы ныграк икәнлегенә игътибар итәләр. Әйтерсең, Ленинград каны үзендә ниндидер үзенә бер аерым энергия йөртә. Бәлки, бу кан кабул итүчеләр өчен үзеңне-үзең ышандыру булгандыр, әмма ЛИПК тикшерүләре күрсәтә: ачлык кичерүче шәһәр халкының каны берничә биохимик үзенчәлек тәшкил итә. Сугышкача донорларныкы шикелле түгел.

Блокада вакытында һәм аннан соң 50 мең сынау (проба) донор каны тикшерелә. Шуны билгелиләр: озак ачлык кичергәннән соң кеше организмында канның составын үзгәртә торган “эчтәге” туклану махсус механизмы эшли башлый. Анда кеше азык белән алган кайбер компонентлар бүтән юк. Ул ми белән бөердән башка бөтен эчке әгъзаларын корбан итеп бирүче шундый туклану матдәләрен генә кичерә. Туклану матдәсе булмаган кан, яралының организмына эләккәч, туклану матдәләрен аеруча актив кабул итә. Бу савыгуны тизләтә.

Концлагерьларда нацистлар дошманга булышырга теләмәүче хәрби әсирләрдән кан алмакчы булалар. Тишелгән венадан кан бармый. Бу күренеш массалы була: тоткыннар берничә тамчы гына кан тапшыра алалар. Каннарын тапшырырга сәләтле ач ленинградлылар шикелле, киресенчә, әсирләрнең ихтыяр көче физиологияне җиңә. Галимнәр дә шакката. Фашист разведкасы рус госпитальләре донор канны кайдан алуларын ничек тә ачыкларга теләгән, блокадалы Ленинградтан килүен белгәч, ышанмаган. Нацистлар уйлавынча, ленинградлылар күптән ачлыктан үләргә тиеш булганнар. Шәһәр халкы әле донор булырга мөмкин икәнлеген күз алларына да китерә алмаганнар.

“Загадки истории”. (Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836