Материалы

Гомер мизгеленең матур бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Кызык инде бу тормыш дигәнең, уйламаганда шаккатырып куя торган гадәте бар. Минем белән дә шулай булды. Көтмәгәндә, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина: “Ришат Сабирович белән Сезгә коляска (арба) алып барабыз”, - диюгә аптырап, каушап калдым. Картаеп, озак яшәү балаларыма бер мәшәкать булса, инде туган-кардәшкә, дус-ишләргә, милләтәшләремә дә мәшәкать китерер дип һич уйламаган идем, уңайсыз булып китте.

Килеп кергәч тә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Сабир улы Зиганшин: “Бу олы эшләр хөрмәтле Хәнисә Алишина инициативасы белән эшләнде. Җаны олының эше дә олы. Төбәгебездә Алишина кебек халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче бай күңелле, ярдәмчел җанлы тагын кем бар?” – дип сүз башлады.

Бу сүзләрне ишетүгә, картлыгыма Аллаһы Тәгалә – Ходай бүләге алып килгән, дип бу ике олы йөрәкле фидакарьләргә меңнән-мең рәхмәтләремне ирештерергә ашыгам һәм мин шатлык хисләре кичереп утырам. Бу кадәр зурлауга, игътибарга икесенә дә күңелемдә рәхмәт хисе генә. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Сабир улы талантлы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, ничә дистә еллар Төмән шәһәр Думасы депутаты, бик күп мактаулар, бүләкләр, “Дуслык ордены” иясе, Россиянең автомобиль транспортының атказанган хезмәткәре. Халык белән матур итеп җитәкчелек итә белү – талант эше. Кешеләр белән җитәкчелек иткәндә дә һәр гамәл йөрәк җылысы таләп итә. Һәрвакыт ачык йөзле, ихтирамлы Ришат Сабир улы кешеләр күңеленә йомшак юл таба белә. Менә бит өлкәбездә генә түгел, Бөтенроссия татарларына мәгълүм шәхес Хәнисә Чәүдәт кызы үтенечен үтәү өчен дә милләтпәрвәр, зыялы шәхес Ришат Сабир улы юлларын таба, ул һәрвакыт ярдәмгә әзер, гади, җыйнак шәхес. Шуның өчен ул замандашлары арасында зур хөрмәт, ихтирам казанган, өлкәдә аны беләләр, яраталар. Соңгы елларда автономия Себер татар авылларының мәдәниятен күтәрү, торгызу максатында да шактый гына эшләр алып бара. Татар мәдәнияте көннәре, “Сөләйманов укулары”, ел саен үтә торган фәнни-практик конференцияләр, яшьләрне иҗтимагый тормышка тарту – болар барысы да халкыбызны берләштерүдә, дуслык, татулык, милли үзаң тәрбияләүдә, үстерүдә максатчан чаралар булып торалар һәм боларның барысын да өлкә автономия җитәкчесе Ришат Зиганшинның оста оештыручанлыгы нәтиҗәсе дип карарга кирәктер.

Бу язмамда өлкә милли-мәдәни автономиясенең бөтен эшчәнлеген язуны максат итеп куймыйча, игътибарыгызны хөрмәтле Ришат Сабир улының килеп кергәч тә куйган соравына юнәлтәм.

Әйе, Хәнисә Алишина милләтебезнең асыл сыйфатларын үзендә туплаган – олы җанлы, кече күңелле, итагатьле, ярдәмчел, кешеләр өчен җанын да бүлеп бирергә әзер торучы милләт Анасы ул. Хәнисә Алишина – кабатланмас шәхес. Әмма аңа охшаш кешеләр күбрәк булсын иде. Әлбәттә, Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина чын мәгънәсендә милләт йөген төпкә җигелеп тартучы. Аллаһы Тәгалә аны шундый киң күңелле, олы җанлы, уңган изге бәндәсе итеп яраткан. Аның күңеле һәрвакыт кемгә дә булса изгелек эшләүдә. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән кеше ярдәм сорап ишек шакыса да, ул аны кире борып җибәрмәс, ярдәм итү юлларын эзләр. Иҗат кешеләренең күпме китабы аның мәрхәмәтле ярдәме аркасында дөнья күрде. Ике томлык “Туган як әдәбияты”, “Себердә татар мәгарифе (XX гасыр)” китаплары аның хәерхаһлыгы белән басылып халкыбызга барып җитте. Аның гадел, намуслы, ярдәмчел, яхшы күңелле, туры сүзле булуы аралашкан һәрбер кешедә иң җылы хисләр, тойгылар гына калдыра. Бергә эшләгән иптәшләре дә, аның эчкерсез ярдәменнән игелек күргән яшь фән белгечләре дә аның фән өлкәсендәге иҗат эшенә бик сизгер, зур җаваплылык тоеп, аларның үсүен кайгыртып торучы таләпчән фән галиме икәнен зурлап бәялиләр.

Хәнисә Алишина киң колачлы, рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә җигелеп эшләүче галимә. Аның һәр хезмәте милли үзаңны уятуда һәм үстерүдә халкыбызны рухи яктан баетуга юнәлтелгән. Соңгы хезмәтләреннән берсе: “Күренекле кешеләр” циклы китапларын чыгарып баруы гына да күп нәрсә сөйли. Бу циклдагы китаплары өчен генә мин Хәнисә Чәүдәт кызына мең-меңнәрчә рәхмәтле.

Гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнеп язылган “Күренекле кешеләр” китаплары шәхестә милли үзаң тәрбияләүдә, дөньяга караш, уй-фикерләрне, рухи-әхлакый нормаларны формалаштыруда, милләтең белән горурлану хисе тәрбияләүдә, яшь буында әхлакый-эстетик тәрбия бирүдә мактауга лаек, файдалы хезмәт. Төбәгебездәге мәгърифәт-мәдәни, иҗтимагый сәяси тормышта милләт язмышын кайгыртып, татарның рухын барлау, үстерү юлында фидакарьләрчә эшләүче “Күренекле кешеләр”не бөтен дөньяга танытудагы эшчәнлеге аның олы җанлылыгы, туган халкына тирән хөрмәте билгесе, милләтебезнең шәхесләре белән таныла.

Себер татарларының дан-шөһрәтен, гүзәллеген бөтен дөньяга таратуда, милләтебезнең рухи-әхлакый биеклеген күтәрүдә әйтеп бетергесез зур эшчәнлек бу. Мондый батырлыкны теләсә кем эшли алмый. Моның өчен Хәнисә Алишина кебек гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ихлас күңелле булу кирәк.

Халкыбызның милли горурлыгына әверелгән Хәнисә Чәүдәт кызының ярдәмен тоеп тору үзе бәхет түгелмени? Ул мине язарга, иҗат итәргә, эшкә өйрәтте, алай гына түгел, Төмән өлкәсе, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгып барган газета-журналларда, җыентыкларда минем әдәби-мәдәни эшчәнлегемә бәяләмәләр язып барган дистәдән артык публицистик мәкаләләре белән мине Олы дөньяга – татар дөньясына танытты. Тирән эчтәлекле, соклану хисләре белән язылган мәкаләләрендә галимә Алишинаның никадәр ихласлык, никадәр ихтирам, хөрмәт хисләре ярылып ята.

Әдәби-мәдәни мирасыбызны күтәрүче хезмәтләре хакында нигезле фикерләрне укып, җылы хисләр кичереп, рухланып, тәэсирләнеп, дулкынланып утырам. Мин галимә Алишинаның никадәр бай рухлы, никадәр югары дәрәҗәдә кешелекле булуына сокланам. Олы рәхмәтем аңа. Төмән дәүләт университетында татар тел гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы, замандашлары арасында зур хөрмәт, ихтирам казанган галим – мәгърифәтче Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина – бөтен барлыгы, асылы белән фән кешесе. Фәндә ул иң югары дәрәҗәләргә, исемнәргә ирешкән. Әмма ул һәрвакыт үзе булып кала бирә, үзен бик гади, тыйнак тота, “мин - минлек” – масаю, кешеләргә өстән карау аңа хас түгел, шул ук вакытта аның бөтен тормышыннан затлылык, зыялылык, әдәп сизелеп тора. Хәнисә Алишина киң колачлы, рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхес. Әгәр аның төбәгебездә яшәүче милләтәшләребез өчен башкарган бөтен эшләрен дә санап чыксак, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәүче галимә – педагог булуын күрербез.

Ә бу бәхетле мизгелләр өчен мин өлкәбездәге милләтпәрвәр, зыялы әйдәп баручыларга – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе хөрмәтле Ришат Сабир улы Зиганшинга, Төмән дәүләт университеты профессоры – милләтебез алиһәсе Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага, шулай ук өлкә автономия советы әгъзаларына, дин әһелләре Сөләйман хәзрәт Садретдиновка, Хәмит хәзрәт Алишинга, Әмир хәзрәт Балдинга, “Яңа сулыш” телетапшыруы редакторы Ләйсән Фазлуллинага, кадерле “Яңарыш”ыбызга, татар журналистикасында нык каләмле, ачык юнәлешле, кабатланмас стильгә ия журналист – Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнур Искәндәр кызы Вәлишинага иң изге теләкләремә төреп рәхмәт сүзләремне юллыйм.

Хөрмәтле милләтәшләр!

Сез милләтебезне горурлыгын, мәртәбәсен аякка бастыруда, күтәрүдә күп эшлисез. Халкыбызны милли рухта тәрбияләүдә, татар телен, татар рухын, себер татарларының дан-шөһрәтен, гүзәллеген бөтен дөньяга таратуда, милләтебезне рухи-әхлакый биеклеккә күтәрүдә зур эшчәнлек алып барасыз, аның киләчәген кайгыртасыз. Сез изге күңелле шәхесләр, сезнең белән горурланам мин. Барыгызга да имин, бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, иҗади эшегездә уңышлар телим.

Люция ГАРИФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА,
Төмән районы, Олы Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума