Материалы

Горурланабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу шәхес турында кыскача язарга мөмкин дә түгел. Сүз Роза Бәдретдин кыз Моратова турында.

Тубыл шәһәрендә яшәүче Роза Бәдретдин кызының 25 октябрьдә зур юбилее – 90 яшь тулды.

Ленинград блокадасы кызы эвакуациядән соң Арзамас шәһәрендә яши, аннан Казан университетын тәмамлап, юллама белән Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәренә килә. Педучилищеда эшләп, 15нче мәктәп җитәкчесе Камал Мәҗит улы Моратов белән гаилә корып, Тубылда төпләнеп кала. Кызлары Наилә - Мәскәүдә, ә Роза апа улы Динар гаиләсе белән Тубылда, Камал абый инде күптән мәрхүм. Соңгы елларга кадәр апа җәйләр буе бакчада хәрәкәт итеп, бәрәкәтле тормышын дәвам итә. Өлкәдә олы буын кешеләре арасында Роза апаны белгәннәр бихисап, чөнки аннан белем-тәрбия алганнар аз түгел, алар аны хәтерлиләр, андый укытучы очравы белән горурланалар.

1955-1956 уку елларында тау башында урнашкан мәһабәт йорттан (хәзер музей) Тубыл татар педучилищесын Семакова урамында урнашкан (асты торада) ике катлы агач йорттагы рус педучилищесы белән кушалар. Бу безнең өчен, училищены тәмамларга 1 ел калганда гына, күңелсез тормыш борылышы булды. Шунда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа Моратованың кулына килеп эләгүебез, өстәвенә аның 4 нче курсларның “А” төркеменең класс җитәкчесе булуы белән зур бәхеткә юлыктык. Башта без аның матурлыгы, бик килешкән булуы, зәвыклы киенүе белән сокланып бетә алмый идек. Үзенең таләпчәнлеге, тирән белемле, матур ягымлы тавышы белән дә соңгы уку елын мәңге онытылмаслык итеп бүләк итте дисәк тә була, әйтерсең ул безне гомер буе укыткан. Рус теле укытучысы буларак, апа безнең белән бер сүз дә татарча сөйләшми иде, без белмидер дип аның турында татарча киңәшләшеп тә куябыз. Татарчаны ничек матур белгәнен, укуны тәмамлагач кына аңладык.

Югары белем алып эшли башлагач, “Совет мәктәбе”, “Русский язык в школе, в национальной школе” журналларындагы алдынгы методик алымнар безнең өчен искитәрлек түгел иде, чөнки без көчле укытучыдан укыгач, аның өйрәткәннәре җитәрлек булды.

Горурланып әйтә алам, күпләребез мәгариф отличнигы, хәтта атказанган исемнәренә дә лаек булып, күпләр мәктәп җитәкчеләре булып та эшләдек.

Иптәше Камал абый 2007 елда фанидан киткәч, Роза апа аның исемен мәңгеләштереп, китап та чыгарып өлгерде.

Безнең курсташлар укытучыбыз турында менә нинди хатирәләрен җиткерделәр миңа: Бибиниса Гафурова: “Эшкә килүем белән Роза апа минем шәхси тормышта, эшемдә маяк булды. Ул методик алымнары, сабырлыгы, укучыларга карата булган әдәпле, ипле булуы белән үрнәк, юл күрсәтүче якты йолдыз иде. Аның яшел төстәге трикотаж кофтасы, иңбашындагы мамык шәле әле дә күз алдымда. Әле дә сагынам мин ул көннәрне”, - диде. Раяна Каюмова (Низамова): “Роза апа чын укытучы, андый игелекле, миһербанлы укытучыны, вөҗданлы, күркәм кешене минем тагын да очратканым булмады”, - диде.

Мансур Әминов: “Роза Бәдретдиновага хөрмәтебез зур. Аның акыллы, төгәл сүзенә генә түгел, матурлыгына сокланып укыдык, ничек андый япь-яшь кыз Тубыл шәһәренә килеп эләккән дип уйлый идек. Төпле белемне педучилищеда алдык, институтта түгел”, - диде. Мөнир Утабаев: “Роза апа таләпчәнлеге, безгә төпле белем бирүе, үз эшенә бирелеп, җаваплылыгы белән тормыш юлыбызда үрнәк була алды”, - диде. Мәкаләмне 1956 елда училищены тәмамлаган курсташларым исеменнән язам. Хәзер инде 80 яшьләрен тутырган әби-бабайлар булсак та, Роза апа янында очрашуларда үзебезне яшь кызлар шикелле генә тотабыз. Иң әһәмиятлесе, 90 яшьлек Роза Бәдретдин кызы безнең өчен күрешүләрдә кадерле кунак, матурлык, батырлык, яшәү үрнәге. Без аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык еллары телибез.

Курсташлары исеменнән Рәшидә БАКИЕВА.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума