Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Горурланырлык хакы бар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-7Төмән районы, Ямбай урта мәктәбендә 26 ел бергә эшләгән, “Милли моңнар” ансамблендә 20 ел буена җырлап йөргән, хәзерге көнгәчә аралашып яшәгән хезмәттәшебез Имбера Сәмих кызы Рафиковага январь аенда 85 яшь булды.

Имбера Сәмих кызы 1936 елның14 январенда Ямбай авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туып-үскән балаларның “бәхетле балалык чоры” булмады. Әтиләре сугыш кырларында ятып калган, яисә яраланып кайтып, өйдә үлгән гаиләләрдә ялгыз калган әни кочагына сыенып яшәгән балалар кечкенәдән үк эшләп, тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәнеп, чыныгып үстеләр.

Сугыш чорының авырлыгы, михнәте илебезнең тылдагы хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төште. Әниләре белән беррәттән балалар да колхоз кырларында, фермаларда, өйдәге хуҗалыкта эшләделәр. Имбера Сәмих кызы да әтисез гаиләдә: әнисе, апасы, сеңлесе белән бөтен авыр эшләрне эшләп үсә. Җитез, тырыш, эшчән кыз белемгә омтыла. Мәктәптә укыганда пионер, комсомол оешмаларында үткәрелгән чараларда актив катнаша. Классында комсорг ролен дә башкара. Уку теләге көчле була. 1955 елда Ямбай урта мәктәбен тәмамлап, Ташкент шәһәренә туганнарына китә. Анда педагогик институтка укырга керә. Институтта 2 ел укыганнан соң, документларын алып, Төмән педагогик институтының читтән торып уку бүлегенә тапшыра. Үзе Исәт районы, Югары Егәнле 7 еллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә китә.

1965 елда Ямбай мәктәбенә күчерелә. Читтән торып укуын дәвам итә. Тормышка чыга, Коммунистлар партиясе сафына керә. Җаваплылык арта, эш күбәя. “Хезмәт стажым 39 ел, шуның 37 елын класс җитәкчесе булдым”, ди ул горурланып. Горурланырлык хакы бар. Укытучы булу, шул ук вакытта класс җитәкчесе булып эшләү җиңел түгел. Укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү нияте белән дәрестән тыш чаралар уздыру, атна саен үткәрелә торган класс сәгатьләре, политинформацияләр, пионер классларында җыеннар, комсомол җыелышлары, төрле тәрбияви темаларга кичәләр, укучыларны фән конкурсларына әзерләү, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булу – боларның барысына да зур җаваплылык белән әзерләнергә һәм югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Аннан тыш мәктәп күләмендә бик күп эшләр: төнге сәгатъ 12 ләргә кадәр сузылган педсоветлар, партия-профсоюз җыелышлары, методик оешма утырышлары, район-өлкә күләмендә үткәрелә торган семинарларда ачык дәресләр уздыру. Партия юлы буенча халык арасында агарту эшләре алып бару, совхозның эш төбәкләрендә лекцияләр, политинформацияләр үткәрү, бәйрәмнәрдә укытучылар көче белән әзерләнгән концертлар-спектакльләрдә актив катнашып, сәхнәдә чыгышлар ясау - нинди көч һәм энергия кирәк! Ничек өлгергән!

“Тормыш фаҗигасез булмый”, диләр. Имбера Сәмих кызының тормыш иптәше яшьли генә үлеп китә. Имбера 5 яшьлек малае белән ялгыз кала. Тормыш авырлыкларын җиңеп, алга омтылып яшәгән кеше бу юлы да югалып калмый. Хәзер инде малаенда кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләп, укытып, үзенә, илгә файдалы кеше итеп, киң тормыш юлына чыгару бурычы аңа рухи көч бирә. Бирешми, тырышып эшли. Мәктәп һәм авыл иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Үз һөнәреңне яратып, укыткан укучыларыңның рәхмәтле мөнәсәбәтләрен күреп, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәү – бик зур бәхет ул. 1996 елда Имбера Сәмих кызы лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары, 2 медаль белән бүләкләнә. Ялга чыккач та, янып эшләп йөргән кеше тыныч кына утыра аламы соң? Җирле мәчеттә ачылган дини курсларга йөреп гарәп әлифбасы белән таныша. Үзенең зирәклеге, тырышлыгы аркасында кыска вакыт эчендә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә, Коръән аятьләрен үзләштерә, хәзер оныкларын өйрәтә. Имбера Сәмих кызы үзе аерым яшәсә дә, малае аның гаиләсе белән аралашып, аларга олы киңәшче, ярдәмче булып, кадер-хөрмәтләрен, игелекләрен күреп яши. Талантлы кеше, һәрнәрсәдә дә талантлы була. Имбера Сәмих кызы белән Ямбай музее каршында музей директоры Венера апа Биктимирова тарафыннан оештырылган фольклор ансамблендә 20 ел буе бергә җырлап йөрдек. Татар телле, милли хисләргә бай Имбера Сәмих кызы ансамбльдә көчле, моңлы тавышы белән ялгыз җырлар да башкарды. Ансамбльгә “Милли моңнар” исемен дә ул тәкъдим итте. Чөнки ансамбльнең төп бурычы – татар халык моңнарын торгызып, яңа җырлар өйрәнеп, милли сәнгатьне халыкка, яшьләргә җиткерү иде. Ансамбльнең музыка җитәкчесе Гөлзифа Нигъмәтуллина баянда уйный, моңлы тавышы белән үзе дә җырлый, бөтен көчен куеп безне, ансамбль коллективын, 4 тавышта җырларга өйрәтте. Музейда үткәрелә торган барлык чаралар, очрашулар “Милли моңнар” концерты белән барды. Ансамбль район һәм өлкә сабантуйларында, район татар авылларында дини бәйрәмнәрдә, “Очрашулар”, “Дусларга сукмак” радиотапшыруларының юбилей кичәләрендә, өлкә күләмендә үткәрелгән районның 80 еллыгына, Төмән өлкәсенең 60 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Исәт, Ялутор, Яркәү, Тубыл районнарында, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләрендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә катнашып, лауреат дипломнарын алуга иреште. Төмән шәһәрендә үткәрелгән “Себер чишмәләре” 1-3 халыкара фестивальләрендә дипломант булды. 2011 елның җәендә өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова “Милли моңнар” ансамблен Бөтенроссия сабантуена Чувашстанга алып китте. Күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек, күп вакыйгаларны бергә кичердек. Очрашу кичәләрендә күргәннәребезне, кичерешләребезне уртаклашып, искә алып, күңелләнеп кайта торган идек. Быелгы авыр елда очрашулар бетеп торды.

Ләкин киләсе елларга өметебез зур.

Ветеран укытучылар Мәрзия СӘЛӘМОВА,
Ания АЛТЫНГУЗИНА
, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836