Материалы

Халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

46-4Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге оештырган “Илһам” дип исемләнгән рәсем–декоратив сәнгать иҗаты конкурсына нәтиҗә ясадылар. Балалар бакчаларына йөрүче балалар, мәктәп укучылары арасында рәсем ясарга яраткан, декоратив сәнгать белән мавыгучылар өчен оештырылган бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үткәргән бәйгеләрдә катнашучыларның саны елдан-ел үсә, иҗат белән шөгыльләнүче балалар арасыннан яңа сәләтле сабыйлар табыла. Быел катнашучыларның иҗат эшләре соклану хисләрен уятты.

Бай, иҗади, кызыклы, милли эшләрдән төзелгән күргәзмәне үзәккә килүчеләр сокланып карадылар. Тәҗрибәле жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Мин актив катнашкан балалар бакчаларына, мәктәпләргә, җитәкчеләренә, укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәтләремне белдерәм”, - дип сөйләде.

Рәсем ясау сәнгате номинациясендә беренче урынга 40 нчы балалар бакчасыннан Ләйсән Ниязова лаек булды (җитәкчесе Нина Ларионова). Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан беренче урын белән 1 нче мәктәп укучысы Андрей Смольскийны котладылар (җитәкчесе Надежда Зан). 5-8 нче сыйныф укучылары арасыннан беренче дәрәҗәле диплом белән 12 нче мәктәп укучысы Артур Сәитов бүләкләнде (җитәкчесе Юлия Сәитова).

46-3Декоратив-сәнгать иҗаты номинациясендә 10 нчы балалар бакчасыннан Карина Искәндәрова (җитәкчесе Валентина Шюрова); 12 нче мәктәптән Тимур Хәернасов (җитәкчесе Ангелина Галашина); 5 нче мәктәптән Алена Михеева (җитәкчесе Ольга Макарова) беренче дәрәҗәле дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Бәйгедә катнашучыларның иҗаты төрле темаларны яктыртты. Балалар җитәкчеләре, әти-әниләре белән иҗат эшләрендә халкыбызның орнаментларын, бизәкләрен, гүзәллеген, үзенчәлеген күрсәттеләр. Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән рәсемнәр безне әкиятләр дөньясына алып барды. Оештыручылар бәйгедә катнашучы балаларга иҗат уңышларын теләделәр. Халкыбызның күңел бизәкләрен чагылдырган кул эшләре, рәсемнәре белән истәлекле, иҗади бәйгеләрдә киләчәктә дә катнашырга язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума