Материалы

Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Көндәлек тормышта кирәк булган 16 киңәш тәкъдим итәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

1. Иссез сумка

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.

2. Чиста торбалар

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

3. Кызынган эзләр

Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.

4. Чиста үтүк

Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.

5. Яшелчә ашы

Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы — яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.

6. Кухнядагы чисталык

Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.

7. Үсемлек мае

Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

8. Салкын компот

Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.

9. Тәмле карабодай

Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.

10. Иссез балык

Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.

11. Чәчәкләр

Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.

12. Чисталык

Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.

13. Челтәрләр

Әгәр бүлмәгездә ак синтетик челтәр бар икән, аны юып киптергәндә кояш нурлары төшмәслек җиргә элегез.

14. Кер юу

Кайбер тукымаларны аерым юарга кирәк. Кер өчен капчыкларны кибеттән алырга ашыкмагыз, моның өчен гап-гади юрган тышлыгы да бара.

15. Макарон пешер

Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып бутагыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак.

16. Һаваны сафландыру

Ислемаегыз беткәч, аның флаконын ташларга ашыкмагыз. Дозаторын алып, флаконга су салыгыз һәм шунда берничә агач таякчык тыгып куегыз. Алар хушландырылган дымны сеңдереп, һавага таратып торачак.

“Сөембикә

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума