#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатирәләр яңартып

последние и лучшие новости искусства в мире

17-13Бу ике фотосурәтне Тубыл районы, Лаемтамак авылында яшәүче Нәсибҗамал Давалевадан алдым. Ул аларны альбом эчендә 70 ел инде кадерләп саклый. Шуңа да рәсемнәр саргаймаган, таушалмаган. Аларны кулына алган саен төркемдәшләре, укытучыларының һәркеме турында кызыклы мәгълүмат сөйли ул. Хәтта кушаматларына хәтле хәтереннән чыгармаган. Ә тавышында сагыну, юксыну хисе...

Нәсибҗамал Аймататдин кызы Тубыл районы, Сүкләм авылында 1933 нче елда дөньяга килә. 1949 нчы елда Сатылган мәктәбен тәмамлагач, класс җитәкчеләре Фәрзәнә апа Садыйкова тырышлыгы белән 7 укучы да Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Әмма, төрле сәбәпләр аркылы, аларның икесе генә кулларына таныклык алып чыгалар. Нәсибҗамал Аймататдин кызы укыган “А” төркеменә барысы 25 студент кабул ителгән булса, икенче курста бары 17 кеше калып, алар барысы да укуны уңышлы тәмамлыйлар.

Астагы рәсемдә: студентларга төпле белем биргән укытучылар (сулдан уңга):

1 нче рәттә: химия фәне укытучысы Сара Яумова, Рәйсә Байбикова (психология), Тәнзилә Гали-Әкбәрова (Лотфуллина), Роза апа (?) (математика),

2 нче рәттә: Гомәр Хәсәнов (НВП), Иван Похолкив (музыка), Мөнзир Ихсанов (тарих), Зиннур Бекшенев (директор).

Өстәге икенче рәсемдә 1950-1951 уку елында икенче курста укыган студентлар:

1 нче рәттә (сулдан уңга): Разия Хәлидуллина, Нурия Янишева, Маннура Бакиева, Гайшә Идрисова.

2 нче рәттә: Карл Ермышев, Бибиҗамал Әлмөхәммәтова, укытучылары (?) Яумов хатыны Сара апа белән, Лариса Фәйзуллина, Ким Бакиев.

17-123 нче рәттә: Маһлүбә Бакиева, Нәкыя Иштирәкова, Наҗия Мадьярова, Нәсибҗамал Камалетдинова, Рәйсә Карычева.

4 рәттә: Рәйсә Аширова, Камал Әминов, Әнвәр Мамшанов, Марс Курамшин.

Нәсибҗамал Аймататдин кызы әлеге фотоларны газетага бастырырга биреп, үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнарын танып, бәлки, алар турында газетага мәгълүмат бирерләр дигән өметен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836