#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәбәрчебезгә – 85

последние и лучшие новости искусства в мире

45-4Төмән районы, Талымхан авылында туып-үскән Әмир Юскаевның ноябрь аенда матур юбилее. Ул «Яңарыш» газетасын беренче саныннан яздыручы, газета укучыларын матур, тормышчан, тәрбияви эчтәлекле мәкаләләре белән шатландыручы кеше, авылыбызның ир-егетләреннән өлкә татар газетабыз белән элемтәдә булган бердәнбер хәбәрчебез. Оныгы Луиза Юскаева үзенең бабае турында мәктәптә укыганда инша язган:

«Минем бабаем – Әмир Юскаев 1937 елның 19 ноябрендә Төмән районының Талымхан авылында туган. Аңа дүрт яшь булганда әтисе фронтка китә, ә 1942 нче елда хәбәрсез югала.

Бала вакытыннан ук ул колхозда эшли, энеләрен кайгырта, әнисенә зур ярдәмче була. Еллар үтә, заманалар үзгәрә. Бабаем оста куллы кеше булып җитешә. Әбием Хәсимә Әбүбәкир кызына өйләнә, тату гаилә коралар. Үз куллары белән зур йорт салалар.

Ул 1963 елдан 1969 нчы елга кадәр авыл клубы мөдире булып эшли. Ә 1974 нче елдан киномеханик вазифасын башкара. Яхшы эшләгәне өчен бабаема күп грамоталар бирелә. 1977 нче елдан ул «Каскара» хуҗалыгында газ буенча слесарь булып эшли. Егерме ел дәвамында авылдашларын газ балоннары белән тәэмин итә. Һәр өйдәге плитәләрне тикшерә, майлый, гаиләләрдә иминлек булдыра.

1997 нче елда бабаем лаеклы ялга китә. Алай да ул тик утырмый, Хәсимә әбием белән бакчада төрле яшелчәләр үстерәләр. Бәйрәмнәрдә балалары, оныклары җыела. Без бик зур һәм тату гаилә. Совхозыбызның юбилеенда бабаема исәнлек-саулык, корычтай сәламәтлек телим», - дип яза.

Ун ел элек, 75 яшендә Әмир Сәйфулла улы китап та бастырган. Китабын ул китапханәгә, мәктәпкә, кадерле кешеләренә, туганнарына, балаларына өләшкән. Аның китабында нәсел агачы, исем-фамилияләрнең килеп чыгышы турында мәгълүматлар урын алган.

Төмән шәһәренең «Печатник» типографисендә басылган китап матур фоторәсемнәр белән бизәлгән. 85 яшьлек бабайга кызы Роза, кияве Рәфис, оныгы Руслан, өч кызчыкның әнисе Эльза белән бер өйдә яшәргә бигрәк тә күңелле.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836