#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәмидә Идрис кызы Кәлимуллина

последние и лучшие новости искусства в мире

49-5Хәмидә Кәлимуллина (Чәләлова) Ялутор районы, Аслана авылында 1941 елның 3 декабрендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Идрис Шакир улы илебезне сакларга киткәндә, Хәмидә әле әнисе Фатиганың карынында була. Әтисенең соңгы хаты Сталинград өлкәсеннән килә. Хатында ул: «Кызым туса - Бүләк, егет туса - Мираз дип кушырсыз», - ди. Ләкин туганнары аның васыятен үтәмиләр, әгәр сугыштан кайта алмаса, кушкан исемен әйтсәк, йөрәк әрнер дип Хәмидә исемен бирәләр. Явыз сугыш китергән кайгылар белән Хәмидә, апасы Зәйтүнә, абыйлары Ислам, Мөхәммәт ятим үсәләр.

17 яшь тулгач, Ислам да сугышка китә hәм исән-имин кайта. Шөкер, авыр елларны кичерергә әнисенең бар шатлыгы булып - уңган кызлары Хәмидә, Зәйтүнә, мәрхәмәтле уллары Ислам, Мөхәммәт, шулай ук ярдәмчел туганнары - бертуган апасы Фатыйма, җизние Бикмөхәммәт һәм иренең апасы Камилә гел бергә булалар.

Хәмидә апа авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда кладовщик, бригада хисапчысы эшләрен бергә алып барган, укытучы булып та эшләгән. Аннары Ишимга сәүдә мәктәбенә укырга китә. 1961 елда күрше Калмаклар авылына кибеткә эшләргә кайта hәм 2006 елны 65 яшендә генә эштән китә. Барлык стажы - 45 ел, шуның 35 елы сәүдә эшендә була. Бик күп грамоталар белән бүләкләнә Хәмидә апабыз, потребкооперация отличнигы. Әле ул җәмәгать эшләренә дә өлгерә, депутат та була. Хезмәт ветераны лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый, 75 яшенә хәтле мал-туар асрый.

Тормыш иптәше Фәрит Шәриф улы белән 5 бала: 2 кыз, 3 егет үстергәннәр. Алар да әни-әтисенә охшап барсы да уңганнар. Иптәше Фәрит яшьли дөньядан китә. Хәзер 8 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Барлык туганнары исеменнән
Фирдәвес САФАРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836