#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри осталыкка ия булган

последние и лучшие новости искусства в мире

50-2Төзүче һөнәре элек-электән хөрмәткә, мактауга лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Тубыл шәһәренең «ТСМ - төзелешне механикалаштыру» оешмасында максатчан, эшен яратып эшләгән, тырыш, тормышка җитди карашлы Рәмис Нуретдин улы Катралеев җитештерү һәм техник бүлек җитәкчесе. Бу җаваплы юнәлешне, бүлеккә тапшырылган хезмәтне лаеклы дәрәҗәдә кул астында эшләүче коллегалары белән җайга салып алып бара. Аларның тырышлыгы белән шәһәр матурлана, яңа мәдәни объектлар калкып чыга. Күппрофильле, югары сыйфатлы, заманча төзелеш эшләрен алып бару техникасы белән җиһазланган оешмада эшләүчеләр шәһәр күләмендә төзелеш объектларында һәм дөньякүләм билгеле булган «ЗапСиб» оешмасында да эшлиләр.

Хезмәт баскычыннан күтәрелгән Рәмис Катралеев беренче елларны монтажчы, аннары инженер–проектлаучы, баш инженер, «Союзгенстрой» оешмасында җитәкче урынбасары булып эшләгән елларда тәҗрибә туплый. Җаваплы вазифаны башкарган, эшен җиренә җиткереп эшләргә тырышкан якташыбыз үзе милли җанлы, ихлас күңелле кеше дә. Рәмиснең вакыты тыгыз булса да, ул яраткан төзелеш эшләреннән башка, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Шәһәрнең 4 нче микрорайонында урнашкан «Европа» сәүдә үзәгендәге «Әл-Искер» дип исемләнгән милли әйберләр кибетен ача. Күптөрле милли күлмәкләр, яулыклар һәм башка товарларга бай булган кибетне шәһәр халкы яхшы белә. Ул әле ел саен туган Тубылтора авылында яшәүче барлык туганнарына «Яңарыш» газетасын яздыра. Туган авылында ул кече вакытыннан эшкә өйрәнеп үсә. Әбисе Зәкинә Абит кызы Алееваның ярдәмчеләре – оныклары йорт хуҗалыгында төрле эш башкаралар. Эшкә мәхәббәт тәрбияләгән әбисенә ул бүген рәхмәтле. Рәмис монда мәктәптә укый, белем, тәрбия ала. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл дәүләт пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Иститутны тәмамлап, хезмәт юлын нәкъ төзелештә башлый. Читтән торып Төмән дәүләт архитектура–төзү университетында укып икенче югары белем ала. Төрле яктан булдырган, чын мактау һәм җылы сүзләргә лаек милләттәшебез Рәмис Нуретдин улы гаиләсендә тормыш иптәше Асель, кызы Адель өчен терәк, таяныч, киңәшче. Тормышның һәр тармагында әһәмиятле урын алып торган, һөнәри осталыкка ия булган, эш урынында сыйфатлы хезмәт күрсәтә белгән якташыбызга яңадан–яңа уңышларга ирешүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836