Материалы

Һәр диннең хәерле яклары бар

последние и лучшие новости искусства в мире

8-4Тубыл шәһәрендә студентлар белән дин вәкилләре әхлак, тәрбия, дини темаларга очрашулар оештыралар.

Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов шәһәрнең күппрофильле техникумы студентлары белән очрашып, “Дин - ул дөньяда тынычлыкны берләштерү өчен көч. Дин кешеләргә тынычлык, әхлакый тәрбия бирергә тиеш” дип исемләнгән темага әңгәмә корып, яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

Студентлар белән очрашу турында: ”Без күпмилләтле Россиядә яшибез. Дөньякүләм таралган православие, ислам дине юлында булганнарның Тубыл шәһәрендә мәчеткә, я чиркәүгә йөрергә мөмкинлекләре бар. Һәр диннең, милләт халкының яхшы, хәерле яклары күп. Без үзара тату, бер-беребезгә мәрхәмәтле, итагатьтле булырга тиешбез. Дин әмерләребез дә охшаш бит. Бу очрашуда студентлар: “Ни өчен Аллаһыга ышанырга кирәк?” - дип сорадылар. Бу сорауга мин Аллаһыга табыну инстинктын без төрле яшьтә тоеп яшәгәнебез турында мисаллар китереп сөйләдем. Гади очракларны исләренә төшердем. Күпчелек студентлар имтихан алдында Алладан ярдәм сорыйлар. Якыннарыбыз авырып киткәндә дә без Аллаһыга ялварабыз. Онытмаска кирәк, уку йортларын тәмамлап, кайда эшләсәк тә, без үзебезгә, гаиләбезгә, илебезгә файда китерергә тиешбез”, - дип үзенең чыгышы турында уртаклашты.

Пәйгамбәрләребез турында да сөйләп, диннәр явызлыкка өндәмәгәнен, янәшәбездә яшәгән башка дини конфессия вәкилләре белән аңлашып, тынычлыкта яшәргә өндәп Коръән аятьләрен дә искә алды Фәннүр хәзрәт. Ул: ”Тормышта без кайвакыт үзебез дә сизмичә бу кагыйдәләргә буйсынабыз. ”Әгәр яхшылык кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз, вә әгәр явызлыклар кылсагыз, янә үзегез өчен явызлык кылган буласыз”. Бу сүзләр дә Коръән Кәримнән алынган. Шуны да онытмаска кирәк, террорчылык – ул дәүләтнең, җәмгыятебезнең җимерелүенә китерә торган зур җинаятьләрнең берсе. Башкаларның гомерен куркыныч астына куярга ярамый. Коръән Кәримнең “Әңгәм” сүрәсе аятендә: ”Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез. Җәберләмәгез”, - дип әйтелгән. Ислам – тынычлык дигәнне аңлата. Бер дин дә кешеләрне үтерергә, куркытырга өндәми. Һәр яшь буын кече чагыннан моны белеп үсәргә тиеш”, - дип сөйләде. Һәм дини темаларга очрашулар укучылар, студентлар белән дәвам итәчәген әйтеп, һәркемгә бу дөньяда тынычлык, сабырлык, иман байлыгы теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума