Февраль 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә Илсөяр Сәлим кызы Вагитованың йорт ишеге ябылмады, диярлек. Чөнки авылдашлары, читтән килгән туганнары аны юбилейлы туган көне белән котларга ашыктылар.
Илсөяр Сәлим кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында 1951 нче елда туа. Аслана урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тубыл педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген ул Калмаклар башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. Шул елларда авылдашы Закирҗан Абдулла улы белән тату гаилә коралар.
Бераздан 2 уллары дөньяга килә. Шул сәбәпле, яшь укытучыга үзенең яраткан һөнәрен ташлап, Киров исемендәге колхозның Кактамак сөт-терлекчелек комплексына сөт кабул итүче вазыйфасына күчәргә туры килә. Ә Закирҗан Абдулла улы колхозда тракторчы булып эшли. Тормыш бер җае белән генә бармый ул, шатлык-сөенечләр белән бергә кайгы-хәсрәтләр, югалтулар да була. Вагитовлар гаиләсен дә алар читләтеп үтми шул. Гаилә башлыгы 40 яшендә генә үлеп китә. Шул көннән бирле балаларны аякка бастыру, хайван карау, печән, утын булдыру кебек барлык хуҗалык эшләре Илсөяр Сәлим кызы җилкәсенә төшә. Ләкин ул сынатырга уйламый да. Тормыш авырлыкларына карамастан, ул һәрвакыт игелекле һәм шат күңелле булып кала. Ярдәм кулын сузганнарга рәхмәт әйтеп, үзе дә булышырга әзер тора. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен балаларына гына түгел, туганнарына да бүләк итәргә онытмый. Уллары үз гаиләләрен булдырып, әниләренә 5 онык бүләк иттеләр. Әби хәзер аларны тәрбияләргә мөмкин кадәр ярдәм итә. Тик кайвакыт мондый бәхетне Закирҗаны да күрә алмаганга йөрәге әрнеп куя.
Рәүфә КАНГАЗИНА.