Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәт белән искә алалар

последние и лучшие новости искусства в мире

19-10Әбдрәкыйп Корманов – Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик укытучы турында миңа Нәбирә Аитова сөйләде.

Әниләребез бертуган булган абыем Әбдрәкыйп 1920 елның 5 мартында Төмән районы, Өштүбә авылында Гайшә һәм Мөчип Кормановлар гаиләсендә туа. Татар авылы егетен укытучы һөнәре җәлеп итә һәм ул Тубыл шәһәренең педагогия училищесына юнәлә.

1938 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, Вагай районы, Меткә башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрелә. Беренче сентябрь көнне яшь мөгаллим балаларга белем бирә башлый, аларны укырга, язарга, туган телне, илне сөяргә өйрәтә. Нәкъ ике елдан соң егетне армия сафына чакыралар. 1940 елның 9 октябрендә хәрби биографиясе башлана, ул алты елдан соң гына – 1946 елның 9 октябрендә туган нигезенә әйләнеп кайта.

Фашистлар Германиясе Совет хөкүмәтенә сугыш игълан итмичә, илебезгә бәреп кергәндә, безнең герой Кызыл армия гаскәрендә иде.

Илебез яшьләре иң актив рәвештә илне саклау теләге белән, вакытлары җитмәсә дә, үзләрен фронтка җибәрүләрен таләп итәләр. Алар арасында Әбдрәкыйпнең энесе Хәмит тә бар иде.

Әбдрәкыйп Мөчип улы Бөек Ватан сугышының 1418 көнен һәм төнен башыннан ахырына кадәр үтте, меңләгән гаскәрләрнең ныклыгын, сугышчыларыбызның, командирларыбызның иң югары әхлакый рухын үз өстендә татыды. 1944 нче елда аңа лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Отряд командирын Ерак Көнчыгыштан өч мәртәбә фронтка җибәрәләр, ләкин һәрчак тәҗрибәле командирны штабка кире кайтаралар.

Бу вакытта Әбдрәкыйп Мөчип улының энесе Хәмит геройларча ”Курск дуга”сында һәлак була. Әнисе Гайшә һәм аның сеңлесе Мәбүрә апага 1943 елда “кара кәгазь” белән бергә фотография дә җибәрелә. Гаилә өчен 18 яшьлек егетнең үлеме зур фаҗига була.

Совет армиясе фашистларны тар-мар итеп бетерсә дә, Көнчыгышта әле японнар белән көрәш бара. Батырлыгы өчен лейтенант Әбдрәкыйп Корманов “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Кызыл армия көчләре Япония гаскәрләрен корал ташларга мәҗбүр итә. 15 августта Япония хөкүмәте капитуляция турында карар кабул итә.

Шулай итеп, Икенче Бөтендөнья сугышы төгәлләнә. Советлар Союзының барча халкы авыр сынауны үтте, илебездә, ниһаять, зарыгып көткән тынычлык урнаша.

Әбдрәкыйп Корманов алты елдан соң күкрәгенә медальләр тагып туган якларына кайта. Җимерелгән илебезгә грамоталы, талантлы, корычтай чыныккан кешеләр кирәк була. Укытучы-фронтовик яңадан яраткан эшенә керешә, балаларга ныклы белем, тәрбия бирә башлый.

Сугыштан соң танышкан Дуся исемле рус кызына гашыйк була, аңа өйләнә. Сугыш кырында шәфкать туташы булган кыз уттан, үлемнән күпме солдатларны коткарган. Гаилә корып, матур тормыш кичерәләр, җиде малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

Әбдрәкыйп Корманов гомеренең соңгы көненә кадәр үзенең һөнәренә тугрылыклы булып калды. Укытучы исемен югары йөртте, аңа тап төшермәде. Укучылары, авыл халкы, балалары, оныклары Әбдрәкыйп Мөчип улын хөрмәт белән искә алалар, аны күңелләрендә саклыйлар.

Рәисә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836