#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәрвакыт ярдәмгә килүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

29-6Тубыл шәһәре Думасы рәисе Андрей Ходосевич һәм халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Елена Елесина шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаганнар белән эшләү үзәге хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары, Мактау грамотлары белән бүләкләделәр.

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, хатын-кызларга, балаларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Татьяна Левина 1995 елдан шәһәрнең социаль өлкәсендә эшли. Тәҗрибәле җитәкче быел Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Тотрыклылык һәм сыйфат» номинациясендә 3 урынга лаек була. Тәҗрибә белән уртаклашкан җитәкче үзәктә эшләүче барлык белгечләрнең эшен тасвирлый, нәтиҗә ясый. Аларның күпьеллык хезмәтләре һәм хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкаруларына югары бәя бирелә.

Үзәктә эшләүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль тернәкләндерүгә зур өлеш керткән белгеч Гөлфирә Нагипованы шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бүлек мөдире Гөлназ Авазбакиевага, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күп еллар экономист булып эшләүче тәҗрибәле, төгәллеге белән хөрмәт казанган Фәридә Нәҗметдиновага Елена Елесина Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гөлназ Авазбакиева: «Ата-аналарга һәм гаилә әгъзаларына тернәкләндерү, социаль ярдәм чаралары, реабилитациянең яңа индивидуаль программаларын эшләү һәм тормышка ашыру мәсьәләләре буенча без консультацияләр үткәрәбез. Ата-аналар еш кына белгечләр белән үз балаларының казанышлары белән уртаклашалар, алар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Үзәктә балаларны гаиләнең кадерен белергә, әти-әниләрен хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтәбез. Без ата-аналарны балаларны физик һәм әхлакый яктан сәламәт, бәхетле итеп үстерергә өйрәтергә тырышабыз. Ата-аналар һәм яшүсмерләр өчен дә безнең үзәк һәрвакыт җылы һәм уңайлы йортка әверелә. Балаларны кызыксындыра торган төрле файдалы, мавыктыргыч чаралар үткәрергә тырышабыз», - дип башкарган эше турында сөйләде.

Яшьләр өчен тәҗрибәле остаз Гөлназ Авазбакиева үзәктә эшләгән чорында Люнебург (Германия) шәһәренең Лойфан университетында квалификациясен күтәреп кайта. Ул һәр кешенең күңеленә юл таба белгән мөгаллимә дә.

Психолог Фәүзия Юмашева социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Һөнәрендә күп еллар хезмәте һәм иҗаты өчен» махсус номинациядә 3 урынга лаек була.

Тубыл дәүләт педагогия институтын тәмамлап, үзенең эшендә уңышларга ирешкән Фәүзия Юмашеваның хезмәт стажы 16 ел. Бүген ул яшь белгечләрнең остазы. Тубыл шәһәре «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»ндә эшләү дәверендә күп мәртәбә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә. Үзе дә тырышып һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрә, психологик консультацияләр, социаль-психологик тренинглар, психологик коррекция, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән социаль–психологик патронажлар үткәрә.

Фәүзия Әхтәм кызы: «Берәү дә җәмгыятьтән аерылып яшәми, безгә гомер буена бер-беребез белән уртак тел табарга туры килә. Ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтергә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышын һәм үзара бәйләнешен өйрәнүгә багышлаган һөнәремне сайлауда әнием Асия Тимергали кызына һәм әтием Әхтәм Зәкәрия улына бүген дә рәхмәтлемен. Тормышта барысы да үзебезнең кулда икәнен онытмыйк. Юкка-барга энергиябезне бетермичә, үзебез, балаларыбыз өчен яшәп, бәхетле булырга тырышыйк. Мин эшемне яратып башкарам. Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашып, 3 урынга һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнүемә шатмын. Бәйгеләрдә катнашып без үзебезнең эшебез нәтиҗәсен күрәбез, тәҗрибә белән уртаклашабыз», - дип сөйләде.

Шәһәр хакимияте тарафыннан бүләкләнгән мәрхәмәтле, игелекле якташларыбызга киләчәктә дә уңышларына сөенеп яшәүләрен телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836