#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәшәрәт

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 51 санда)

“Бәлки район үзәгенә эшкә чыксам, шунда төпләнеп яши башларбыз”, – дип уйлаган уйлары да тормышка ашмады Зөлфиянең. Хәтта бергә барып-кайтып йөрергә дә рөхсәт булмады аңа. Ә бервакыт, утыз градус салкында юлга чыгудан куркып, Гөлүснең эшенә барган иде, кайтып җиткәч, капка ябылу белән: «Башкача минем эшемә килеп йөрмә», – дип такмаклый-такмаклый, Зөлфияне чәченнән тартып, ихата буйлап сөйрәп йөртте.

Бервакыт Гөлүс, чираттагы төн уртасында кайтуында, тройник таптыра башлады. Җавап биргәнен дә көтми: «Әниеңә илтеп бирдеңме, хәшәрәт?» – дип, сугып та җибәрде. Мунча ишегалдында машина белән кер юганда алып чыккан иде шул, ялгыш онытып калдырган. Бу юлы Зөлфиянең түземлелеге шартлап сынды. Еллар буена җыелып килгән шешнең тишелер вакыты җиткән булды, күрәсең. Болай да җитәрлек түзде шул Зөлфия. Гөлүсен ярату хисе аны түзем булырга өйрәтте. Туганына гына чишелгән кебек булган иде дә, әнисенә дә барып җиткән кызының аһ-зарлары. И әниләр! Гомерләре буе балаларына бәхет теләп яшәсәләр дә, ниндидер билгесез көчләр аларның теләкләрен тормышка ашырырга комаучаулый, юлларына аркылы баганалар сала, бөтен кешене тигез яктыртырга тиеш кояшның нурларын, каядыр читкә алып куя. Сания апа, бу хәлләрне ишеткәч, кияве исеменә хат язып салырга булды. И беркатлы, ышанучан, гадилек бөркелеп торган әниләр! Бәлки хат Гөлүс кулына эләксә, уйланып караган булыр иде дә. Тик елгыр кайнана, һәрвакыттагыча өлгеррәк булып чыкты шул. Кодагыеның хатын ачып укыды да, янып торган мунча миченә ыргытты. Ялкын санаулы секундларда Сания апаның йөрәгеннән суырылып чыккан сүзләрен ялмап алды да, юк та итте.

Бернинди дә үзгәрешләр булмаячагын аңлаган Зөлфиягә, ике баланы алып төп йортына кайтып китүдән башка чара калмады.

Өч көн дә үтмәде, Гөлүс авариягә эләккән дигән шомлы хәбәр килеп җитте. Зөлфия булган үпкәләрен, әрнү-газапларын онытып, әнисенең киемнәрен киеп (кайнанасы киемнәрен бирмәгән иде) дәваханәгә китте. Бер ай ире яныннан китмәде, калактан ашатты. Инде Гөлүскә хәл керә башлагач, кайнанасы килеп: «Үзем карыйм, күз алдымнан югал, хәшәрәт!» – дип, Зөлфия Гөлүссез яшәргә өйрәнә башлады. Читтән торып педагогика институтын бетерүе эш проблемасын тиз чиштерде. Бәхетенә, нәкъ шул чакта туган авылындагы мәктәптә башлангыч сыйныфка укытучы кирәк иде. Коллектив элекке укучысын үз итеп каршы алды. Эшли-эшли дә аңа булган карашларын үзгәртмәделәр, бәлки, ныграк та ихтирам итә башлаганнардыр. Тырыш, максатчан укытучыны кем яратмасын инде?! Эш белән йөрәк яралары әз генә басылган кебек булса да, барыбер ныклап торып җиңеллек килеп бетмәде Зөлфиягә. Балаларын тере әтиләре була торып, әтисез үстерү күңеленә тынгылык бирмәде. Биш елдан соң Гөлүс, әти-әнисе белән Зөлфия янына килеп, кире кайтуын сорагач, берни дә уйлап тормыйча, ризалашты. Мәхәббәте, ике баласы хакына. Тик тагын ялгышты: Гөлүс эшеннән фатир сорап баргач, гаиләң булса бирәбез, дигән булганнар икән...

Гөлүснең теге вакытта авариягә эләгүе файдага булмый, начар нәтиҗәсе, инде онытылып бетте дигәндә килеп чыга. Баш өянәге тота башлый. Бертуктаусыз дәваланулар да хәлен җиңеләйтми, ул инвалид булып кала. Вазыйфа биләгәндә, сәламәт чакта булган дуслары да әкренләп югалып бетә. Зөлфия иртән эшкә киткәнче урынга калган иренең өстен-башын алыштырып, юып, ашатып өлгерә. Буш сәгатьләрендә кайтып тагын ашатып китә. Ике бала өстенә тагын бер бала өстәлә Зөлфия җилкәсенә. Җитмәсә, шушы чорда Гөлүснең әтисе дә үлеп китә.

Улының инвалидлык пенсия картасы кулында булган кайнана тагын тынычлыгын югалта башлый. Ике бүлмәле фатирга кызыга ул. Гөлүснең хәлен белергә килгәләп китүләренең озакламый нәтиҗәсе күренә – ир гаиләсен фатирдан куалый.

Кайнана «театр»ын дәвам итә. Гөлүсне носилкага салып, авылга алып кайтып китә. Зөлфия барып ялынып та карый, бирми. Әнисенең кыланмышлары Гөлүснең дә башына барып җитә башлый. «Алып кит мине, калдырма монда. Минем сезнең белән яшисем килә», – дигән кебек, тилмереп хатынының күзләренә карый.

Озак тормады Гөлүс. Рәхмәт, үләр алдыннан аңсыз калган ире янына кайнанасы керергә рөхсәт бирде...

Гөлүс үлгәннән соң, ярты ел үткәч, Зөлфия һәм балалары исеменә повестка килде. Кайнана фатирдан өлеш дауларга тотынган икән. Суд акчалата түләргә дигән карар чыгарды. Зөлфия кредит алырга мәҗбүр булды. Юк, бала кайгысы күргән кайнанасына ачу тотмый ул. Аллаһ үзенә мондый сынаулар бирмәсен!

Гөлүснең каберенә рәшәткәсен үзе куйдырды Зөлфия. «Ташын үзем ясатам!» – диде кайнанасы. Анда чокып язылган сүзләрнең азагы «әниең» дип тәмамланган иде. Соңгы юлга озаткач та, берсе белән дә бүлешәсе килмәгән ахрысы улын....

...Зөлфия, ишектә ачкычлар шылтыраган тавышка сискәнеп китте. Бәй, ул үткән тормышын күздән кичергән арада улы Газимә дәү әнисеннән әйләнеп кайтып та җиткән ләбаса. «Үз гаиләләренә үзләре баш, үзләре түш булып яшәсеннәр. Сүземдә генә тора алсам ярар иде, Аллаһым!» – дип, Зөлфия урыныннан кузгалды.

Люция ӘБЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836