#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер белән бакча яшәячәк

последние и лучшие новости искусства в мире

24-5Явызбы авылында Хәбибулла Якинның якыннары герой хөрмәтенә җимеш агачлары: чия, абрикос һәм слива утыртканнар. Символик гаилә акциясен Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышладылар. Өч дәрәҗә Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якинның зур һәм тату гаиләсендә җиде бала, бертуганарының дүрт балалары, күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары бар. Туганнары һәм якыннары Төмән районының Шыкча, Явызбы, Талмы, Муллаш авылларында яшиләр. Алар үз геройлары белән чиксез горурланалар. Утыртылган җиләк-җимеш агачлары - танылган туган кешегә хөрмәт билгесе.

«Хәтер яшәргә, буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, - дип саный Хәбибулла Якинның туганы Әнисә Алеева, - бүген дә җирле администрация һәм сугыштан соң Хәбибулла Хәйрулла улы укыткан мәктәптә укучылар үзләренең бабаларын, аларның тормыш тарихларын, фронт һәм хезмәт юлын белсен өчен алар турында күп мәгълүмат сөйлиләр».

Агач утыртуда Хәбибулла Якинның сигез яшьлек оныкчыгы Максим Подольский да катнашты. Танылган бабасы турында ул кыю, игелекле һәм акыллы кеше буларак фикер йөртә һәм аңа охшарга теләвен әйтте.

Авылдашлары да данлыклы якташы белән горурланалар.

Сугышта Хәбибулла Хәйрулла улы элемтәче була. Ул 1942 елда дошманның ялкынлы уты астында полкның команда пункты белән укчылар батальоны арасындагы элемтәне саклый. 1945 елның апрелендә Польшада дошман пехотасы бүлеген сафтан чыгара.
Төмәндә Хәбибулла Якин хөрмәтенә бульвар, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе аның исемен йөртәләр, Төмән районында Хәбибулла Якин исемендәге поход уздыру күркәм традициягә әверелде.

Төмән районы сайтыннан.
(Ләйлә М
АДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836