tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Хәтер мәңгелек

последние и лучшие новости искусства в мире

Барлык татар авылларындагыча, безнең Казанлыда да тырыш, эшчән, гадел халык яшәде. Алар арасында өлкә күләмендә танылган шәхесләр күп. Язмам үзләренең тырышлыклары белән туган авылларын таныткан бертуган - Зыятдин һәм Фатыйх Низамовлар турында.

Алар бит чемпион булып та, профессор булып та дөньяга килмәгәннәр – бары тик үзләренең тырышлыклары, үҗәтлекләре, ихтыяр көчләре зур булганга, бөтен авырлыкларны җиңеп, куйган максатларына ирешәләр.

Зыятдин – тугыз бала арасында иң өлкәне. Авыр сугыш елларында аңа ачлыкны да, киемсезлекне дә, кимсетүләрне дә күтәрергә туры килә. Сугыштан соңгы авыр елларда да, төшкә кадәр мәктәптә булса, төштән соң ялланып кешегә бакча казыды.

Укуны ташламаска аңа яраткан укытучысы Кайнәт Якубова нәсихәтләре ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач та, зурлар белән төрле эшләрдә йөри. Шулай да, кичен гармунын күтәреп, кызларны биетергә чыга.

Армиягә китәргә хәбәр килгәч тә, ул яраткан укытучысы белән саубуллашырга керә. «Зыятдин, хәзер армия күп нәрсәгә өйрәтә, синдә ихтыяр көче бар, нәрсәне булса да үзләштер, тормышта үзеңә урын сайла», - ди. Апасының үгетләре аның күңеленә сеңеп кала. Соңыннан, танылган шәхес булгач та, олы укытучысын онытмады.

Радиотелеграфист эшен үзләштергәч тә, Чукотканың зәмһәрир сукларыннан, үзәккә үтә торган ачы җилләреннән курыкмыйча, ул тагын эшен дәвам итә, зур белгеч була. Шулай итеп Төмәнгә 1958 елда гына кайта.

Иң беренче алган һөнәрен үстереп, дөнья чемпионы гына булып калмый, күп спорт мастерларын тәрбияли. Аның бөтен эшен язарга аерым китап кирәк.

Зыятдин Хәял улы унлап китап авторы, ләкин аларның беренчесе - безгә иң якыны, иң кадерлесе. Энесе Фатыйх Хәял улы белән берлектә язган «О деревне нашей» исемле китабы – үз авылы һәм анда яшәгән һәм яшәүче халык язмышын мәңгеләштерү максаты һәм киләчәк буынның хәтеренә сеңдерү өмете белән язылган авыл тарихы әсәре дисәк, дөрес булыр дип уйлыйм. Китапны язып чыгару өчен алар бик күп көч куйдылар.

Берничә ел материал җыйдылар, авыл буенча һәр йортка кереп йөрү генә түгел, шәһәрдән, тирә-як авыллардан да сораштылар. Бөтен язмалар, документлар белән дәлилләнгән. Ул китап үлемсез, барлык эчтәлеге белән безнең өчен ул энциклопедия сүзлеге кебек ярдәм итә.

Һәр эшне ике туган киңәшеп, бердәм, татулык белән башкардылар. Фатыйх Казанлы мәктәбендә укыган чагында ук игътибарлы, тырыш, белемгә омтылуы белән аерылып торды. Үзләштерә алмый калганын яңадан сорарга уңайсызланмады. Фатыйх укыган класс укучылары барысы да тәртипле, актив иделәр, тормышта да шулай максатчан булдылар. (Класс җитәкчеләре - А.Р.Гайнанова, рус телен һәм әдәбиятын биш ел буена мин алып бардым).

Әле дә күз алдында матур, таза егетләрнең басып торулары: Фатыйх Низамов, Галимҗан Бикмуллин, Габделәхәт Заббаров, Ильяс Саттаров, Рафаэль Речапов һ.б. Барысы да тормышта үз урыннарын табып, намус белән яшәделәр һәм яшиләр.

Фатыйх Хәял улы – медицина фәннәре докторы, медицина академиясе профессоры. Башка фәнни дәрәҗәләргә күтәрелсә дә, яшь вакытындагы кебек тыйнак булып кала белде. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә, бер дә вакытым юк дими.

«Бервакыт мин каты авырып киттем. Улларым Төмән өлкә хастаханәсенә алып киттеләр. Анда анализлар сорадылар, аның өчен тагын 3-4 көн кирәк, ә мин басып та тора алмыйм. «Фатыйх абыегызга шалтыратып карагыз», - дим. Ул: «Ике сәгать вакытым бар, алып килегез апаны», - дигәч, балалар аңа алып киттеләр. Башта үзе карады, аннан соң, кереп әйтә дә, һәр кабинетның «хуҗа»сы экг, узи һәм башка тикшерүләр үттем. Һәр эше тәртипкә салынган булгач, шул ике сәгатькә сыйды. Аннан соң медицина академиясенә дәресләрен укытырга китте. Икенче көнне ул төньяк шәһәренә имтиханнар алырга киткән икән.

Шулай итеп, Фатыйхның ярдәме белән, инша алла, миңа инсульт булмый калды.

Китап язарга материал туплаган чагында ук, аларның күңелендә икенче хыял – ил азатлыгы өчен канлы сугышта корбан булган яки яраланып кайткач вафат булган авылдашларының батырлыгын мәңгеләштерү уе күңелләреннән китми.

Аларның һәйкәл кую теләген авылдашлары да, җитәкчеләр дә хуплап күтәреп алалар. Шунда ук һәйкәл кую өчен, кем күпме булыша, акчаларын кызганмадылар, баерак спонсорлар да табылды. Һәйкәл ачык китап рәвешендә, авторы Ришат Хәкимов.

Һәйкәл бердәм көч белән торгызылса да, ике туган Низамовлар инициативасы белән башлап йөргәч, аларга авылдашларының рәхмәте күбрәк. Зыятдинның дуслары Фәүдәт Гарипов, Рәшит Сәләмов һ.б. матди ярдәм белән генә чикләнмәделәр, һәрдаим авылга килеп йөрделәр.

«Бу һәйкәл яны иң изге урын булып калса иде, анда милләттәшләребезнең һәм бөтен халыкның эзе суынмасын иде. Яшь буын ел саен Бөек Җиңү көнендә аларның исемнәрен кабатласыннар иде, алар үлемсез. Һәйкәл кую тәрбияви ягы белән дә әһәмиятле», - дип язды мәрхүм Азат Сәгыйтов.

Азат Гыйззәт улының теләге кабул булды: ел саен Бөек Җиңү көнендә һәйкәл янында митинг үткәрелә. Халык күп җыела, мәчеттән эскәмияләр алып чыгып зур мәйдан ясала. Җирле идарә башлыгы Н.Харькевич һәм аның командасы тырышлыгы белән концерт оештырыла.

Шулай 2003 елдан бирле Җиңү көнен зурлап үткәрәбез. Идарәдән дә, килгән кунаклардан да сугыш корбаннарының хөрмәтенә букетлар, чәчәкләр куела. Бер яктан күз яше көне булса да, һәркем горурлык хисе дә кичерә: аларны онытмыйлар, күңелдә алар исән.

Авыллар турында китап язып чыгарган, һәйкәл булдыру өчен күп көч куйган Зыятдин, Фатыйх Низамовларга, аларга ярдәм иткән авылдашларына, дусларга, җитәкчеләргә авыл өлкәннәре исеменнән зур рәхмәт белдерәбез, халыкны хәтер яшәтә.

Ветераннар исеменнән Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836