Материалы

Хәтәр сугыш

последние и лучшие новости искусства в мире

Совет халкының фашист агрессорларына каршы Бөек Ватан сугышы инде дөрләп янган сугышның авыр шартларында башлана һәм ул аның состав өлеше, баш вакыйгасы була. 1939 елның көзендә АКШ, Англия, Франция илләренең ирек куюы, хәтта ярдәме белән фашист дәүләтләре блогы (Германия, Италия, Япония) башлап җибәргән икенче бөтендөнья сугышы ялкыны 1941 елны СССР чик буйларына якынлаша. 1940 елны Францияне һәм башка Көнбатыш-Европа дәүләтләрен тар-мар итеп, гитлерчы Германия Көнбатыштан үз тылын тәэмин итә һәм хәрби көчен ныгыта.

Фашист Германиясенә дөнья хакимлеген урнаштыруда төп тоткарлык булып СССР торган. СССРга каршы “Барбаросса” кодлы исем астындагы Германия генераль штабы җентекләп эшкәрткән сугышның стратегик планы Гитлер тарафыннан 1940 елның декабрендә раслана. Шул документ нигезендә “Ост” планы эшкәртелә – юлбасарлык ниятләрен үтәү методлары: совет дәүләтен тулысынча юк итү, совет халкының аз күләмен фашист колонияләре колы итеп исән калдырып (10 млн кешедән артык) ,күпчелеген бетерү.

Мондый җанварлы уйларын “яшен тизлегендәге (молниеносный) сугыш” методы белән үтәү планлаштырылган.

СССРга һөҗүм итәргә Германия белән бергә фашист-милитарист блогының барлык илләре әзерләнә: Италия, Финляндия, Румыния, Венгрия, билгеле бер этапта сугышка милитарист Япония дә керергә уйлый. Шулай ук СССРга каршы Испания, Португалия, Голландия, Норвегия, Словакия, Хорватия илләренең хәрби частьләре, Франция, Бельгия, Даниянең “Зәңгәр дивизия”ләре һәм башкалар, Европаның барлык дәүләтләреннән 2 миллионга якын ирекле солдатны исәпләмәгәндә, җибәрелә.

Хәрби фәннәр академиясе президенты (мәрхүм) генерал-полковник Мәхмүт Гәрәев әйтүенчә: “350 млн кеше санында барлык Европа, кулында корал тотып сугышканмы ул яисә вермахт өчен корал ясап станок янында торганмы-тормаганмы, барыбер бер эшне эшләгән”.

1941 елның июненә кораллануда камилләштерелгән, үз вакыты өчен мул хәрби техникасы булган фашист гаскәрләренең гомуми саны 8,5 млн кешегә җитә. Дошман явы ягында зур исәп өстенлеге булган, алар бик күп юнәлешләрдә безнең гаскәрләрдән 3-4 тапкырга арткан.

1941 елның 22 июнендә сугыш, зур гомумхалык афәте буларак, тынычлык яратучы совет гражданнарына ишелеп төшә. Сугышның беренче көннәреннән үк дошман безнең гаскәриләрнең һәм фронт янындагы районнарда яшәүче халыкның аяусыз героик каршылык күрсәтүе белән очраша. Каты көрәшсез, канкойгыч сугышсыз бер генә позиция, яшәү пункты бирелмәгән. Агрессор тере көчтә һәм хәрби техникада олы югалтулар кичерә. Илебезнең эченә үтеп керү көннән-көн авырлашкан. Чик сакчыларыбыз фашистларга каршы соңгы патроннарына хәтле сугыша. Бер ай дигәндә немец армияләре шушы хәтәр сугышта үзләренең сайлап алынган 100 мең офицер һәм солдатларын, 1 300 данә танк һәм самолетларын югалта.

Безнең армия дә зур югалтулар кичерә. “Яшен тизлегендәге сугыш” фашист планын өзүдә Ленинград, Смоленск, Севастополь, Тула, Мәскәү һәм башка шәһәрләрне героик яклаучылар зур роль уйныйлар. Дошман Мәскәүгә ургылган вакытта шәһәрләр халкы үзләренең аяусыз үрнәкләре белән фашистларның олы көчләрен туктата. 1941 елның җәендәге каты көрәш - Смоленск сугышы зур әһәмияткә ия. Тотрыклылыкның һәм массалы каһарманлыкның искиткеч үрнәген Севастопольне яклаучылар күрсәтә. Монда 250 көн бер туктамастан коточкыч сугышлар бара. Чагыштырсаң, Дания бер, Бельгия 19 көндә фашистларга бирелә.

1941 елның октябрь-ноябрь айларында дошман Мәскәүгә ике зур һөҗүм ясап карый. Бу һөҗүмдә иң сугышка сәләтле 74 дивизия составында 1,8 млн немец офицеры һәм солдаты катнаша.

Контр һөҗүм итү 1941 елның 5 декабрендә башлана. Гитлерның Мәскәүне алу планы килеп чыкмый. Мәскәү янындагы җиңү безнең халык өчен олы мораль-политик һәм халыкара мөһим хәл була. Ә фашист гаскәрләренең мораль рухы сына.

Шушы вакытта ук безнең армиянең фашизмны җиңәчәге аңлашыла, әмма Совет халкына һәм аның кораллы көчләренә бик күп кыенлыкларны, киртәләрне кичерәсе була.

“Туган як”
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума