Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер, сугышсыз яшәү хокукы!

последние и лучшие новости искусства в мире

26-5РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү уңаеннан Вайнер Әбдрәшит улы Ибуков түбәндәгеләрне сөйләде:

- Мин Заречный урта мәктәбенең Тугыз филиалында мөдир һәм тарих укытучысы булып эшлим. Тарихчы буларак, мин 67.1 статьясына игътибар иттем. Андагы: «Россия Федерациясе Ватанны саклаучыларның хәтерен олылый, тарихи дөреслекне саклауны тәэмин итә. Ватанны саклаганда халык батырлыгының әһәмиятен киметү рөхсәт ителми», - сүзләре миңа бик якын һәм кадерле. Илебез күптән түгел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте.

Кайбер дәүләтләр фашизмны тар-мар итүдә безнең илнең роле турында тарихи дөреслекне фальсификацияләргә тырыша. Дөнья тарихында аның бөеклеге кимүгә юл куярга ярамый. Без - җиңүчеләр буыны. Әтием, Әбдрәш Алимчан улы Ибуков - сугышта катнашкан, ә әнием Сәлиха Мөгәмәтулла кызы - тыл хезмәтчәне. Сугыш һәр гаилә өчен кырыс сынау булды.

Без үз тормышыбыз белән корбан иткән кешеләрнең исемнәрен хәтерләргә тиеш, без алар тарафыннан Җирдә тынычлыкны саклап калу өчен башкарылган батырлыклар турында истә тотарга тиеш. Күпме гомер алып киткән дәһшәтле сугыш турындагы хәтер генә безне хаталардан кисәтергә сәләтле. Хәтер - ул безнең тарих, безнең намус, безнең әхлакый бурычыбыз. Геройлар, тарих турында безнең хәтер - ил суверенитетының аерылгысыз өлеше.

Конституция асылда тынычлык урнаштыручы ил статусын, ватандашларга ярдәм итү, тынычлыкны һәм гомумкешелек кыйммәтләрен саклау буенча Россиянең тарихи миссиясен игълан итә. Конституция тарихны фальсификацияләүгә юл куелмауны игълан итә.

Конституциянең 69, 79.1 статьяларында Россия бөтен дөньяда тынычлыкны саклап калу, дәүләтләрнең һәм халыкларның тыныч яшәвен тәэмин итү, эчке эшләргә тыкшынырга юл куелмауны игълан итә.

Россия - РФ чикләреннән еракларга таралган зур «рус дөньясы» үзәге. «Рус дөньясы»на күпләгән башка милләтләр дә керәләр. Конституциянең бу нигезләмәләрен яшь буынга тарих дәресләрендә аңлатачакмын.

Тавыш бирү көнендә, минемчә, районның һәр кешесе үз гражданлык позициясен, үз горурлыгын һәм безгә җирдә тынычлык бүләк иткән кешеләргә хөрмәтен күрсәтергә тиеш. Без җиңүчеләргә, әти-бабайларга, лаеклы булырга тиеш. Мин, һичшиксез, 1 июльдә, илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен туганнарым белән тавыш бирәчәкмен.

Фатыйма ВӘБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836