Материалы

Хәтердә сакланырлык очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

15-3“Бөек Җиңүнең якынлашып килүче юбилее уңаеннан безнең тарафтан «Алар - Хәтер һәм Данга лаек” мәгълүмати – агарту проектын тормышка ашыру буенча зур эшләр алып барыла. Халыкара хатын-кызлар көнендә без ветераннар йортына барып, күңел түрендә сакланырлык күркәм бәйрәм кичәсе оештырып, бүләкләр, котлау открыткалары тапшырып кайттык. «Туган ягымның данлы кызлары» акциясен үткәргәндә дә Аслана авыл хакимиятенә кергән кече авылларда булып, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары белән очраштык. Һәр күрешү чәй табыны артында җылы хатирәләр белән узды. Ә Аслана авылында яшәүче милләттәшебез - Асия Вәлимөхәммәт кызы Бакланова (Латыйпова) белән очрашу хәтеребездә мәңгегә сакланачак”, - дип сүзен башлады Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Асия Вәлимөхәммәт кызы 1941 елның 15 сентябрендә туа. Сугышның беренче еллары турында ул әнисе сөйләгәннәрдән генә белә. Әтисе тракторчы, әнисе агроном булып эшлиләр. Әтисе башта бронь белән кала, тракторда эшли, аннары сугышка китеп, хәбәрсез югала. Үлгән хәбәре турындагы кәгазьне әнисе ырымга ышанып, яндырырга куша, шул ук сәбәпле, әтисенең хатлары да, фотосурәтләре дә сакланмаган. Асия Вәлимөхәммәт кызы яшьтәшләре кебек үк, бер генә тапкыр да әтисе янына йөгереп килеп, авыз тутырып: “Әти!” дип әйтә алмаган, ата назын тоймыйча, акыллы киңәшләрен ишетмичә үсә. Әле әнисе дә озак еллар югалып тора...

Ә хәл болай була: ачлыктан әнисе кечкенә Асия белән бергә, җирдә калган икмәк башакларын җыеп алып кайтыр өчен, басуга китәләр. Кырда алардан башка тотылып, җәзага тартылудан курка-курка, тагын берничә хатын-кыз башак эзләп йөргән була. Һәркемгә дә балаларын, хәлсезләнгән картларын ничек тә булса ашатырга кирәк. Бәхетсезлеккә каршы, каршыларына каравылчы Чарулла килеп чыга. Хатын-кызлар төрле якка качып таралалар, ә кечкенә Асия белән әнисен тотып, кулга алалар. Аннары суд була, әнисен төрмәгә утырталар, ә өч баласын төрле балалар йортлары буенча тараталар. Асия апа ул елларны авыр хисләр белән искә ала. Әнисе Алия апа төрмәдә утырып кына калмый, иң авыр эшләрдә эшли. Урманда агач кискән чакта өстенә агач төшеп, ул озак вакыт хастаханәдә ята. Алай гынамы ни! Балалары белән аерылышу газабы, иренең сугышта үлүе, авыр хезмәтенең котылгысыз булуы да аның сәламәтлеген нык какшата. Төрмәдән чыгу белән Алия апа балаларын эзләп таба, шулай итеп кечкенә Асия дә туган авылына кайта. Ләкин өйләрен башка гаиләгә биргән булалар, шул сәбәпле, алар җирне казып землянкада яшәргә мәҗбүр булалар. Әниләре еш кына күрше авылларга теләнергә йөри, чөнки сәламәтлеге яхшы булмагач, ул эшли алмый.Асия 5 нче сыйныфны тәмамлап, француз теле буенча соңгы имтиханны тапшырганнан соң, авыр хезмәт юлын башлап җибәрә. Башта бозаулар карый, аннан кул белән 15 сыер сава. Бик тырышып, намус белән эшли яшь кыз. Бу турыда Асия Вәлимөхәммәт кызы: “Кайда гына эшләмәдем: терлек көттем, чәчүдә, ындыр табагында, ашханәдә, фермада, дөресе, кайда җибәрсәләр, шунда эшләдем”, – дип искә ала. Бераздан авылда бараклар төзелгәч, аларның гаиләсенә дә бүлмә бирелә. 1977 елда Асия абыйсы Әсхәт белән Ялутор шәһәренә китә. Тулай торакта яшәп, башта ул төрле эшләрдә йөри, аннары штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә. Яшәү шартлары күпкә җиңеләя, акча туплап, йорт сатып ала ул. Хезмәттәге югары күрсәткечләргә ирешүе һәм социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәве өчен Асия Вәлимөхәммәт кызы берничә тапкыр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Хәтта 1982 нче ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы һөнәр иясе” дип билгеләнә. Бу вакытта ул Ялутор совхоз-техникумында сыер савучы булып эшләгән була. Намуслы хезмәте өчен ике тапкыр аның портреты район Мактау тактасында эленеп тора. 1987 елда ул Зәйнулла Мирхәлилов белән гаилә корып, Асланада яши башлый. “Без чын күңелдән ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибары һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез!” – дип сүзен тәмамлады Ильяс Бакиев.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума