Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәт сөючән кешеләр - авыл байлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-12Бу көннәрдә Ялутор районы, Бумаер авылында традициягә кергән мөмкинлекләре чикләнгән бакчачыларны бүләкләү чарасы булып узды. Аны Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештырдылар. Алар катнашучылар белән бакча уңышы турында сөйләшеп, блиц-интервью үткәрделәр, аларның авыр хезмәт җимешләренә сөенделәр.

Тынгысыз хуҗабикә Миңсылу Юсупова күпме төрле кайнатмалар, компотлар, салатлар, кабымлыклар әзерләгән.

Аның тырышлыгына, осталыгы, уңганлыгына чын-чынлап көнләшерлек. 2 нче төркем инвалиды булган Флера Алееваның шул хәтле күп салатлар, кайнатма, компот, тозланган, маринадланган кыяр, кәбестәләрне ясап чыгарга күпме вакыт һәм көч кирәк булган. 40-7Шунысы да бит бик мөһим: бу кунакчыл хуҗабикәнең барлык ризыклары да һәрвакыт телне йотарлык тәмле була. 2 нче төркем инвалиды Гөлчирә Азиатованың ишегалдында аллы-гөлле чәчәк аткан гөлләргә күп урын бүлеп бирелгән. Ул алар арасында ял итеп, рухи көч ала, тормыш ямен таба. Зәйнәп Хәлилова үз участогы буйлап зур горурлык белән йөри. Чөнки биредә һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем сөрә. Ишек алдындагы һәр нәрсәне, әйтерсең, махсус дизайнер башкарган. Ә инде Зәйнәп Айса кызы өчен урманнарга чыгып гөмбә җыю, үзе бер сөенеч. Бер яктан бу аның яраткан шөгыле булса, икенче яктан өстәмә керем дә китерә. Ул тозлаган, маринадлаган гөмбәләрне сатып алырга әзер торучылар саны соңгы елда арта гына тора. Быел да аның кышкыга дип әзерләнгән күпсанлы банкаларына карап, ел бик уңышлы булган дип нәтиҗә ясарга була. Күчмә комплекс җитәкчесе Ильяс Бакиев:

40-8- Безнең татар әбиләре бик тыйнак, сабыр, эшчән, яхшы күңеллеләр. Алар күпме мактау сүзләренә лаек. Бумаер авылында бу оста бакчачылар, уңган хуҗабикәләрне яшь буын бик ярата, хөрмәт итә. Янәшәбездә менә шундый, горурланып сөйли алырлык апалар яшәгәндә, безнең кече туган ягыбыз яши әле, димәк, алар белән без дә яшәячәкбез. Мин барлык өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйм, һәркемгә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер, бала-оныкларының җан җылысын, аларга бик кадерле булуларын тоеп, шуңа сөенеп яшәүләрен телим, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Рәсемнәрдә: тынгысыз хуҗабикәләр һәм хезмәт җимешләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836