Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәт төбе - хөрмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

20-3Педагогик хезмәт ветераны, лаеклы шәхес Нурдидә Ташбулатова күптән инде Тубыл шәһәрендә яшәсә дә, Сатылган авылына, туган йортына ел саен җәен кайтып тора. Гомерен укытучы эшенә багышлаган, укучыларының, коллегаларының хөрмәтен яулаган хезмәт ветераны Нурдидә Билал кызы мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Ул: ”Балачагым бөек Ватан сугышы елллары тәмамланган авыр да, бәхетле дә елларга туры килде. Сатылган авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әниемнең ун баласы булган, исән-сау алты бала үстек. Мин гаиләдә олысы идем. Кече яшемнән әти-әнигә булышлык күрсәтеп, авыл эшенә күнегеп, чыныгып аякка бастык”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Математика фәнен яраткан кыз Сатылганның җидееллык мәктәбен тәмамлап, Тубылның 15 нче мәктәбендә укуын дәвам итә. Аннары Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Пединститутта да яхшы билгеләргә укый һәм югары белем алып туган авылы мәктәбенә эшкә кайта. Беренче елларны ул математика фәнен укыта. Аннары эшен яратып башкарган җаваплы укытучыны мәктәп җитәкчесе итеп билгелиләр. Укытучы буларак, ул тирән белемен укучыларга бирә, үзен оста оештыручы, җитәкче итеп тә таныта. Яшьлек елларын искә алып: ”Безнең гаиләдә әтиебез безне укырга өндәп үстерде. Алтыбызга да югары белем бирделәр. Әниебез йорт эшләренә өйрәтте. Мин камыр ашларын оста пешерергә, йорт, бакча эшләренә гаиләдә өйрәнеп үстем. Өчебез Тубыл пединститутын тәмамладык, Хәлисә белән Әнисә Казан химия-технология институтында укып, анда эшкә урнаштылар, тормышка чыктылар һәм Казанда яшәп калдылар. Мин мәктәптә эшләгән елларымны укучыларыма тирән белем бирергә, балаларны укыткан фәнем белән кызыксыныдырырга тырышып эшләдем. Тормышта белемле булу, укучыларыма уку мөһим һәм кирәк булганын аңлата идем. Эшеңә күңел биреп эшләсәң, коллективны хөрмәт итсәң, бөтен нәрсәне булдыра аласың. Укучыларымның күпчелеге инженерлар, авиатехниклар, летчиклар. Аларның арасында танылган табиблар, укытучылар да бар. Күп еллар авыл мәктәбендә эшләгәнемә үкенмим. Сатылган мәктәбе белән минем 49 ел гомерем бәйле, - дип хатирәләре белән уртаклашты. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен Нурдидә Билал кызы күптөрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре, РФнең мәгариф отличнигы билгесе белән бүләкләнә. Ветеран укытучының укучылары илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр, йөзләгән укучылары рәхмәт сүзләре белән аны искә алалар. Кызганычка, 2004 нче елны күп талантлы укучылары, укытучылары белән танылган Сатылган мәктәбе ябыла. Хезмәт ветераны Нурдидә Билал кызы инде күп еллар лаеклы ялда.

Шәхси тормышы турында Нурдидә апа: ”Камил Ташбулатов белән гаилә корып 50 ел бергә тату гомер юлын уздык. Гаиләбезнең терәге булган тормыш иптәшем инженер булып эшләде. Без бер кыз һәм ул үстердек, аларга дөрес тәрбия бирергә тырыштык, югары белем алырга ярдәм иттек, олы тормыш юлына озаттык. Икесе дә сайлаган һөнәрләре буенча хезмәт итәләр”, - диде. Кызлары Резидә - “Сибур”да әйдәп баручы инженер, уллары Вилдан - шәһәрнең энергетика юнәлеше оешмасында җитәкче. Нәсел җебен дәвам итеп, әби-бабасын шатландырып Ташбулатовларның өч оныклары үсеп килә.

Яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган, олы хөрмәткә лаеклы ветеран укытучының тагын бер матур сыйфаты бар. Ул күп еллар сыйныфташлары Сафура Тлеубакова, Флора Апсатарова, Тимербикә Алимова, Нуригөл Кормандаевалар белән аралашып, борчу-шатлыкларын уртаклашып яши.Якты истәлекләргә бай булган мәктәптә укыган елларны искә алып, очрашып сөйләшүләр бер матур традициягә әверелгән.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836