coronavirus2

tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Һөнәре - авыл укытучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

23-5Авыл мәктәбе - ул стеналар, дәресләр, тәнәфесләр генә түгел. Ул - балалар һәм укытучылар өчен икенче йорт, бөтен авыл өчен социомәдәни үзәк. Авылда укытучы булу - игътибар үзәгендә булу дигән сүз. Авылдашлары һөнәри сыйфатларга гына түгел, ә аралашу манерасына да, йорт хуҗалыгының ничек алып барылуына да, үз-үзләрен дә сизми торган вак-төякләргә дә игътибар итәләр. Шуңа күрә, бигрәк тә беренче елларда, ышаныч һәм хөрмәт казану һәм «укытучы» исемен лаеклы күтәреп бару мөһим.

Хәзерге заман бурычларының берсе - ир-ат педагогларны мәктәпкә җәлеп итү. Яшүсмер вакытта шәхес формалаша. Бу чорда егетләр өчен үрнәк остаз булу бик мөһим.

Зур Уват якларына чираттагы командировкага барганда, 29 ел гомерен мәктәпкә багышлаган Усак урта мәктәбе укытучысы, талантлы кеше – укытучы Танир Әйметдин улы Алишев белән таныштым. Ул технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм музыка дәресләрен алып бара.

Танир Алишев 1968 елның 13 январенда туган, 8 сыйныфтан соң Салехард сәнгать училищесына, тынлы уен кораллары бүлегенә укырга кергән, факультатив рәвештә баянда укырга өйрәнгән. Шуннан соң ике ел армия сафларында хезмәт итә. Туган ягына кайта, шул вакыттан бирле мәктәптә эшли. Укучылар аңа тартыла, яраталар. Ул аларны гармунда, курайда, сыбызгыда уйнарга өйрәтә. «Свирельки» балалар ансамблен булдырды. Мәктәп балалар өчен музыкаль инструментлар сатып алды, мәктәптә һәм авылда уздырыла торган концертларда еш чыгыш ясыйлар.

Танир Әйметдин улы берничә тапкыр тормыш иминлеге нигезләре һәм технология буенча укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары узды. Үз предметларын заманча җиһазлар һәм яңа технологияләр кулланып укыта. Мәктәптә балалар белән эшләү аңа бик ошый. Педагог һәр бала белән уртак тел таба, һәрбер, хәтта иң катлаулы баланың йөрәгенә ачкыч сайлый белә. Ул үзлегеннән белем ала, авыл укытучысының югары исеменә туры килергә тырыша. Танир Алишев «Куркынычсызлык утравы» түгәрәген алып бара, мәктәптә педагоглар хоры һәм «Поющие сердца» ансамбле оештырылган.

Танир Әйметдин улы талантлы, ярдәмчел, игелекле кеше, шул ук вакытта таләпчән педагог та. Тормышта ул күңелле, оптимист рухлы гаилә башлыгы. Хатыны Элеонора белән йорт салганнар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары бар. Улы Илшат армиядә хезмәт итә, кызы Мәдинә 9 сыйныфта укый.

Танир Алишев намуслы, күпьеллык хезмәте өчен Вагай районы халык мәгарифе идарәсенең, өлкә мәгариф департаментының һәм ТОГИРРОның Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836