Материалы

Хөрмәткә лаеклылар

последние и лучшие новости искусства в мире

1-3Тубыл шәһәрендә яшәүче Венера Вәлимөхәммәт кызы Кулаева 40 ел почтада эшләп, хезмәт ветераны исеменә, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, лаеклы ялга чыга. Ул эшләгән чорда аның фотосы шәһәр элемтә идарәсенең Мактау тактасыннан төшми. Шәһәрнең үзәк почтасы лаеклы ялда булган ветераннарны онытмый, нинди генә чара үткәрсәләр дә, аларны хөрмәтләп чакыралар. Венера апа белән мин ветераннар белән очрашу чарасында аралаштым. Ул үзе белән таныштырып: ”Безне онытмыйлар, хөрмәтләп бәйрәмнәр белән котлыйлар.

Бу эшне оештыручыларга, үзәк почтага, ветераннар оешмасына рәхмәтләремне белдерәм. Почтада хезмәт иткән елларымны еш искә алам. Тынычлык урамындагы почта бүлеге мөдире булып эшләгән чорны шәһәр халкы газета–журналларны күпләп яздыра иде. Почта хезмәткәрләре халык белән аралашып, аларга аңлатып эшләделәр. Шуңа да укучылар саны күп булды. Мин кешеләр белән эшләүне, аралашуны яратканга, почта элемтәсе операторы һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмим”, - диде.

Венера Вәлимөхәммәт кызы Тубылда туып-үсә, мәктәпне тәмамлап, почта элемтәсе операторына, аннары Свердловск элемтә техникумында укып, 1971 нче елны хезмәт юлын Исетск почтасында башлый. Аннары 1973 нче елдан бөтен күңелен биреп Тубылда эшли. Венера апа эшләгән почта бүлеген, аның хезмәткәрләрен тубыллылар бүген дә яхшы хәтерлиләр. Ул почта һөнәрен үзләштерә генә башлаган яшь хезмәткәрләргә үрнәк булып тора. Сүзен дәвам итеп ул: ”Бүгенге көндә почта хезмәткәрләренең вазифалары күпкә арткан булса да, газета-журналларны, хатларны, квитанцияләрне вакытында китерү хат ташучыларның төп бурычлары. Без эшләгән елларда үз участокларыбызда яшәгән һәр кешене яхшы белә идек. Хәзер дә шулайдыр дип ышанасы килә. Почта хезмәткәрләренә сату, коммерция юнәлеше өстәлгәне авырлыклар, уңайсызлыклар китерә булыр. Почта бүлекләрендә операторлар халык белән аралашып эшләгән очракта гына уңышлар күренә. Газета-журналларга язылу кирәклеге турында да һәр көн сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Ташламалар белән язылу өчен “Әбүнәчеләр көне”н күпләр һәм мин үзем дә көтеп алам. Бу турыда белдерү күп мәртәбә чыкса яхшы булыр иде. Көтелмәгән коронаварус чире безнең һөнәр ияләрен, гомумән, халыкны үзгәртте. Хәзерге көндә почта хезмәткәре һәр йортка кереп, вакытлы матбугатка яздыра алмый. Аралашып, сөйләшеп утыруларны да сагынып искә алабыз”, - дип сөйли.

Бөтен күңеле белән бу һөнәрне яраткан, катлаулы һәм җаваплы эшкә 40 ел гомерен багышлаган Венера Вәлимөхәммәт кызы шәхси тормышы турында: “Иптәшем Әхмәр белән 45 ел матур гомер юлын уздык. Шатлыкларыбызны да, авырлыкларны да уртаклашып яшәдек. Бер-беребезгә таяныч булганыбызны балаларыбыз күреп үстеләр, бүген дә күреп яшиләр. Без ике ул үстердек, икесенә дә белем бирдек. Бүгенге көндә 4 оныгыбыз бар”, - диде.

Кулаевлар гаиләсе 2021 нче елның беренче яртыеллыгына яратып укыган “Яңарыш” газетасына беренче булып язылды. Олы ихтирамга, рәхмәт хисләренә лаек булган Венера Вәлимөхәммәт кызына сәламәтлек телибез. Хезмәт ветераннары яңа елда да игътибар үзәгендә, хөрмәттә булсыннар!

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума