#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.

* Электр белән эшли торган иске теш юу щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик җайлы ул.

* Линолеумга элеккеге матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.

* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен дә кулланырга була.

* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.

* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякне (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) салып юу өчен дә кулланырга мөмкин.

* Абажурлы трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салымны чистарта торган ролик бик җайлы.

* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан пластик шпатель белән алыгыз.

* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен, уксус, тоз һәм онны бер күләмдә алыгыз һәм, йомшак чүпрәк ярдәмендә, шушы әзер «ботка» белән бакыр савыт-сабагызның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.

* Лимон согы отбеливательне алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон согы кушарга кирәк.

“Сөембикә”

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836