Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хуҗайланда яңа мәктәп

последние и лучшие новости искусства в мире

38-4Тубыл районының Хуҗайлан авылында яңа модульле мәктәп ачу тантанасында район башлыгы Леонид Митрюшкин, мәктәп җитәкчесе Марина Быкова балаларны, укытучылар коллективын, ветеран укытучыларны һәм авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котладылар. Полуяново урта мәктәбенең филиалы – Якуб Зәнкиев исемендәге башлангыч мәктәп мөдире Альбина Мөхәммәтдин кызы Азисова быел яңа уку елы башында Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Элек-электән Хуҗайлан мәктәбе Тубыл районында иң яхшы белем учакларының берсе булып санала. Я.Зәнкиев исемен йөрткән мәктәп каршындагы музей илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны очраштырды, авыл тарихы, кешеләре, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре белән таныштырды. Шатлыклы вакыйга - авылда яңа мәктәп ачылу турында мәктәп мөдире Альбина Мөхәммәтдин кызы үзенең фикерләре белән уртаклашты: “Төмән өлкәсендә беренче яңа модульле мәктәп безнең авылда төзелде. Бу вакыйганы авыл халкы да көтеп алды, бер-берен котладылар. 20 урынга исәпләнгән яңа мәктәптә методика кабинеты бар, уку классы, икенче кабинет балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен махсус җиһазланган. Физкультура дәресләрен алып бару өчен зал эшләнгән. Балалар өчен буфет-ашханә дә эшләячәк. Кайнар ашны әлегә Полуяново мәктәбе ашханәсеннән китерәләр. Безнең мәктәптә 4 укучы белем ала һәм бу бинада урнашкан балалар бакчасы төркемендә 3 яшьтән 7 яшькә хәтле 9 бала тәрбияләнәчәк. Башлангыч сыйныф укытучысы Нина Ивановна Сычева, балалар бакчасында тәрбияче вазифасын башкарган һәм мәктәптә татар теле әдәбиятын алып барган Тәнзилә Мөхәммәт кызы Тимканова эшлиләр. Алар үз һөнәрләренең осталары. Тәнзилә Тимканова Россия Федерациясенең тәрбия һәм белем бирүнең мактаулы хезмәткәре күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы. Башлангыч сыйныф укучыларының туган авылларында яңа мәктәптә укырга мөмкинлекләре булганга шатбыз. Яңа бина бөтен кирәкле җиһазлар, укыту-тәрбия бирү өчен кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Балалар өчен бөтен уңай шартлар булдырылган. Көтеп алган быелгы Белем көне Хуҗайлан авылы балалары, укытучылар һәм авыл халкы өчен тантаналы вакыйга булып истә калыр“, - дип сөйләде.

Экспонатларга, экспозицияләргә бай булган Хуҗайлан авылы мәктәбенең музее “күчмә музей” буларак үзенең эшен дәвам итәчәк. Альбина Мөхәммәтдин кызы быел иске мәктәп каршындагы музей эшләячәге, музей фондын кулланып виртуаль экскурсияләр үткәреләчәге турында әйтте. Киләсе елга иске мәктәпнең кирпечтән эшләнгән янкормасы урынында яңа музей төзеләчәге турында да хәбәр итте. Беренче сентябрь һәммәбез өчен кадерле көн. Укытучыларга, укучыларга яңа уку елында уңышларга ирешергә язсын. Балалар кызыксынып укысыннар, мәктәп тарихын, гореф-гадәтләрен онытмасыннар дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836