Материалы

Иҗатыгыз озын гомерле булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

42-6Җырчы, нәфис сүз остасы, талантлы оештыручы Илтус Уразмәмәтов Тубылның иң зур һәм матур “Синтез” мәдәният үзәгенең тамашачылар залында концерт оештырды. Мәдәният өлкәсендә эшләмәсә дә, эшмәкәр Илтус Уразмәмәтов татар җырларын яратканын тубыллылар беләләр. Өлкә һәм шәһәр күләмендә узган Сабантуйларда башкарган җырларын халкыбыз яратып тыңлый. Талант булса, була икән ул кешедә! Концертта җырчы да, сәхнләштерелгән күренешләрдә оста актер да, җор телле алып баручы да, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган оештыручы булып та үзен танытты.

Илтус һәм аның дуслары бар күңелләрен биреп концертка әзерләнгәннәр. Тубыллыларның яраткан ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле “Үтә гомер” җырын башкарганда, Илтус бабай ролен уйнады. Бу җырны зал шау-гөр килеп каршылады. Актерлык осталыгын күрсәткән җырчы концертта катнашкан һәр артист белән таныштырды. Шәһәребезнең популяр җырчылары Хәсән Хучашев, Зөфәр Янгуловның чыгышларын да халык алкышларга күмде. Шагыйрь, җырчы Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзе иҗат иткән җырын тубыллылар игътибарына тәкъдим итте. Оештыручы Илтус Уразмәмәтов җирле авторларның иҗатын популярлаштырып, Ә.Хәбибуллинның ”Туган ягыма” дигән җырын үзе дә башкарды. Лариса Чәмилова белән парлашып башкарган җырларны да тамашачылар җылы кабул иттеләр, һинд телендә яңгыраган җырларга кушылып биеделәр, күңел ачтылар. Репетицияләргә бик тә җаваплы караган артистларыбыз концертта сынатмадылар. Без аларга киләчәктә дә бергә эшләргә һәм иҗатыбызга озын гомерләр телибез.

Римма ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума