Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Иҗатымда - милләтем тарихы”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-8Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә булган һәр кеше рәссам Роза Хәннан кызы Әминованың картиналарын кызыксынып, сокланып карыйлар. Аның беренче шәхси күргәзмәсе дә мәдәният үзәгендә 2000нче елны оештырыла. Роза Хәннан кызы күп еллар мәдәният үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыга. Үзәктә хезмәт иткән елларын, иҗат юлын, киләчәккә планнары белән таныштырып ул: ”Монда эшләгән елларны да, бүген дә иҗатымда милләтемнең тарихын яктыртам. Беренче картиналарым тамашачыларның күңелен яулады. Табигать, тарихи темага язылган сюжетлы картиналарым, күренекле шәхесләр сурәтләнгән иҗат җимешләремне шәһәр халкы, туристлар да кызыксынып караганнарына мин бик шатмын.

Беренче күргәзмәләремне оештыруда ярдәм иткән, ул елларны җитәкче булып эшләгән Сафиулла Ильясовны, музей җитәкчесе Равилә Кутумованы рәхмәтләр әйтеп искә алам. Лаеклы ялда булсам да “Кучем белән Сүзге”, ”Шәехләрнең килүе”, “Сүзге -тора”, “Сүзгенең соңгы көне” дип исемләнгән cюжетлы картиналарым дөнья күрде. Халкыбызның тарихи геройлары аша үз милләтебезнең рухи байлыгын, милли киемнәрен, кәефләрен күрсәтергә тырыштым. Аларны тамашачылар яратып карадылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Киләчәктә дә бу теманы дәвам итәсем килә. Әле язылмаган, күңелем түрендә сакланган композицияләр бар”, - диде рәссам.

Кечкенәдән рәсем ясарга яраткан Роза Әминова мәктәпне тәмамлап, Тубыл шәһәре сәнгать һәм мәдәният училищесына укырга керә. Үзенең хезмәт юлын яраткан һөнәренә багышлый. Ул рәссам–бизәүче булып сөяктән сыннар кисү фабрикасында, мәдәният йортында, себер-татар мәдәният үзәгендә музей хезмәткәре булып эшли.

Тормышта Роза Хәннан кызы кешелекле, киң күңелле, ачык йөзле, үз милләтен яраткан милләтпәрвәр кеше. Ул әңгәмәбездә Хуҗайлан мәктәбендә укыган елларын, мәктәп директоры булып эшләгән Якуб абый Зәнкиевне, укытучылары Фазилә апа Урамаеваны, Рәшидә апа Зәнкиеваны хөрмәтләп, җылы сүзләр белән искә алды. Танылган рәссамның картиналары Израиль, Англия һәм илебезнең төрле өлкәләрендә яшәүчеләрнең шәхси күргәзмәләрендә бар. Соңгы елларны тыгыз элемтәдә эшләгән, рәссамга зур ярдәм күрсәткән Луиза Шәмсетдиновага рәхмәтләрен юллады ул. Төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнгән Роза Әминовага иҗат итү өчен илһам һәм сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836