#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү бәйрәме мәктәпләрне берләштерде

последние и лучшие новости искусства в мире

22-4Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар мәктәбе иҗади коллективының Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанага чакыруы буенча, Төмән шәһәренең 52 нче этномәдәни компонентлы мәктәбе укытучылары, укучылары, ата-аналар җәмгыяте башкалабызда булдылар.

Без Кырынкүл мәктәбе директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева белән очрашып Мәскәүгә барулары турында сорадык.

- Сәяхәтебезнең инициаторы - мәктәпнең педагог-оештыручысы Гөлниса Хөсәенова, информацион озатучы Светлана Тайчетдинова, ата-аналар клубы җитәкчесе Әлфия Ибраһимова, укытучы Әлмирә Шаматова һәм мин төрле сыйныфлардан 12 укучыны алып бардык, аларның бишесе быел мәктәпне тәмамлаячак. Укучылар: Резедә Кирамова, Диана Бикмулина (чараны алып баручылар), Зөлфия Хамраева (Шәүкәт Гаделшаның “Хат” шигырен сәнгатьле сөйләде), Данил Павлов, Артур Ибраһимов, Артур, Булат Хөсәеновлар, Ләйсән Бабшанова (җырчыбыз), Яна Хикмәтуллина, Алисә Ибраһимова, Наил Тайчетдинов, Вероника Бикмулина булдылар.

Максатыбыз: Җиңүгә багышланган зур чарада катнашу, тәҗрибәләр белән бүлешү иде.

Башкалабызга барырга мөмкинлек тудырган спонсорлар: Төмән шәһәре Думасы депутаты Николай Моисеевка, өлкә чик сакчылары ветераннар советы рәисе Нуретдин Ибраһимовка зур рәхмәтебезне белдерәм.

Беренче көнне Кызыл мәйданда булдык, аннан Чик сакчыларының үзәк музеена юнәлдек. Анда “Дан” орденнарының тулы кавалеры Кырынкүл егете Яхъятдин Тачетдиновның портсигарын күрсәттеләр. Анда каһарманның ничә фашистны юк итүе тырнап язылган.

Икенче көнне Мәскәү мәктәбендә булдык. Чарага сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш балалары, укучыларның ата-аналары килделәр. Безнең балалалар Муса Җәлил иҗатына багышланган “Кыю йөрәкләрдә генә мәңгелек” исемле әдәби-музыкаль композиция куйдылар. Моннан тыш Яхъятдин Тачетдиновның оныкчык племяннигы Наил Тайчетдинов, малайның әбисе Светлана Әнвәр кызы шушы Герой абыйлары турында тикшерү эшен тәкъдим иттеләр. Мәскәү укучылары да күркәм чыгышлар ясадылар.

Рәхмәт сүзләре белән Мәскәү мәктәбе директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова чыгыш ясады. Бу белем йортында озак еллар директор вазифасын үтәгән Лемма Газизовага олы рәхмәтен белдерде.

Мәктәптә 4 бай музей эшли: милли мәдәният, заман мәдәнияте, Муса Җәлилгә багышланган, Разведка музейлары. Каһарман шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән хезмәттәшлек итәләр.

Өченче көнне “Кристалл” (Мәскәү-Сити) сәүдә үзәгенең 89 катында, шәһәр зоопаркында булдык.

Безне җылы каршы алулары өчен Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге татар 1186 нчы мәктәбенә, Гөлниса Ревкат кызына, укучыларның ата-аналарына рәхмәт. Инде мәскәүлеләрне үзебездә көтәбез, - дип сөйләде Алевтина Зиннәтулла кызы.

Без җитәкчедән мәктәп каршында оешачак җәйге балалар сәламәтләндерү лагеры турында сорадык.

- Кырынкүл мәктәбендә 17 укытучы 361 укучыга белем бирә. Быел 9 сыйныфны 28 бала тәмамлый. Җәйге лагерь ике смена эшләячәк, һәрберсенә 1-8 сыйныфларда укучы 50шәр сабый йөриячәк. Лагерь начальниклары – Гөлнара Яруллина, Асия Ниязова, - дип хәбәр итте мәктәп директоры.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836