Материалы

Җиңү портретлары

последние и лучшие новости искусства в мире

26-4Илебезнең бәйсезлеген саклап калган сугыш һәм тыл ветераннары исән чакта Бөек Ватан сугышы турында хәтер өзелми. Балачаклары сугыш елларына туры килгән кешеләр дә хәзер олы яшьтә һәм алар безнең яклауга лаек. Безнең Исәт районы, Югары Егәнле авылында якынча 500 кеше яши.

9 май көнне бездә өченче ел рәттән «Үлемсез полк» акциясе үткәрелә. Бу көнне сугыш шаһитлары туган авыллары буйлап үзләре уза алмаса да, алар өчен флаглар, чәчәкләр тотып без – аларның токымнары үттек.

Һәркемнең кулында ата-бабаларының портреты һәм, әлбәттә, алда якташыбыз - Советлар Союзы Герое Булат Булат улы Янтимеров портреты барды. Соңрак акциядә катнашучылар мәктәп ишегалдында туктадылар, анда Җиңү көненә багышланган митинг узды. Авыл хакимияте башлыгы Александр Зиганшин халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Ул әтиләре фронттан кайтмаган ятим балаларга, барлык кунакларга һәм авылдашларына тынычлык, сәламәтлек, иминлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын теләде.

Шулай ук Исәт районы татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәйсә Камалова һәм Гөлфара Камалова да читтә калмадылар, бик күп җылы теләкләрен җиткерделәр. Тыл хезмәтчәннәрен ветераннар оешмасы котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Якташларны бер минут тынлык белән искә алдык һәм герой-җиңүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Бу көнне сугыш, җиңү турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады, фронт кухнясы эшләде. Барлык катнашучыларны ботка һәм татлы чәй белән сыйладылар.

Тыныч тормыш, Ватаныбызның бәйсезлеген бүләк иткәннәрне без истә тотарга тиешбез, бу һәркемнең изге бурычы. Алар алдында баш иябез һәм бик зур рәхмәт әйтәбез.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума