Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Игелекле эшләре дәвамлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

49-9Төмән өлкәсендә 22 ел «Нур» татар мәдәниятенең региональ иҗтимагый фонды эшләп килә. Җитәкчесе – Фәридә Бабина. Без фонд турында, беренче чиратта, кешеләрнең бәяләмәләренә игътибар иттек.

Төмән районыннан янгын һәлакәте кичергән Рабига ханым: «Фондка өч тапкыр бардым. Фәридә Сәгәтадин кызы якты йөз белән каршы алды, хәленнән килгәнчә булышты. Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Фәридә ханым белән очрашу үзе бер бәхет. Безнең арабызда күбрәк шундый кешеләр булсын иде. Кеше барчасын үз башына төшсә аңлый башлый. Мин бик җайсыз хәлдә булганымда Фәридә ханым ярдәм кулын сузды. Балаларының игелеген күреп шатланып яшәсен».

Төмәннән күп балалы ана Анастасия ханым:

«Иң авыр вакытта «Ангел» хәйрия үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Аның җитәкчесенә кешеләргә игелекле мөнәсәбәте өчен рәхмәтемне белдерәм. Мохтаҗларга ярдәм итүче андый кешеләр бар бит».

Төмән районыннан Хәйдәр: «Фәридә апа, безне шундый изге җирләрдә йөртеп, таныштырып, күңелләребезне күтәргәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Искиткеч гүзәл Аркаим җирен күрдек. Биек тауларга мендек, шифалы энергия тупладык. Сорауларыбызга тулы информация бирдегез, җавапсыз калдырмадыгыз. Болардан тыш, Караганка елгасына «көмеш» суга төштек, ләм белән сыланып тән сихәте алдык. Күңелләребез күтәрелеп канатланып кайттык».

«Ялутордан укытучы, адашыгыз Фәридә мин. Бу эшегез дәвамлы булсын. Таудан-тауга күтәрелеп, табигать белән кушылып, җаннарыбызга тынычлык таптык. Саф, чиста һава сулап дөнья мәшәкатьләреннән арынып кайттык. Барчасы өчен рәхмәт сезгә».

Без Фәридә Сәгәтадин кызыннан 22 ел дәвамында нәрсәләр эшләнгән, киләчәккә планар турында сораштык.

- Коронавирус пандемиясенә кадәр 10 юнәлеш буенча эшләдек. Пандемия башлангач, барчасы туктатылды, 2 ел тыелды. «Ләйсән» танышу клубы 19 ел гөрләп эшләде. Очрашу кичәләренә күбрәк руслар йөрделәр. Барлыгы 3 782 кеше үзенең язмышын тапты, бу санны икегә тапкырларга кирәк, чөнки аның бит пары да бар. Хәзер интернет аша танышалар. Милләттәшләр «Ләйсән» кайчан ачыла, интернеттан «нормальный» пар табып булмый. Сезнең клубыгыз аша танышыр идек дип еш шалтыраталар. Минем нәкъ татарлар өчен шушы эшемне яңадан башлыйсым килә. Үзебезнең яшьләребез өчен күңел борчыла. Хәзер аларның күпчелеге гел интернетта утыра, виртуаль дөньяда яши. Гаилә кормый ялгыз картаюлары ихтимал. Яшьләрне бер-берләре белән таныштырып, башлы-күзле итәсе иде. Ата-аналарын шатландырып балалар табып, бәхетле гаилә тормышы белән яшәсеннәр.

Без «Ләйсән»нән китеп, «Ангел» хәйрия үзәген ачтык. Кешеләр киемнәр китерәләр, чиста, яхшыларын сайлап алып калабыз. Кыен хәлдә калучыларга, күп балалы гаиләләргә таслап-бөкләп таратабыз. Курганның «Благое дело» хәйрия үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, киемнәр күп булганда аларның мохтаҗ булучыларына да җибәрәбез.

Шәрык биюләре түгәрәге эшли, кемнең өйрәнергә теләге бар, рәхим итегез!

17 ел халыкны изге Аркаим җиренә йөрттек. Барчасы 99 тапкыр барганбыз. Кешеләр никадәр көч, энергия туплап кайттылар. Һәр елны баручылар да бар. Күпме рәхмәт сүзләре ишеттем.

Пандемиягә кадәр җәйге айларда теплоходта Түре елгасы буйлап круиз ясый идек. Ата-аналар, балалар, өлкәннәр, яшьләр чын күңелдән пароходта ял иттеләр. Беренче катта конкурслар, уеннар уздырылды, нәкъ уртада дискотека барды.

Бүгенге көндә җиң сызганып Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 22 ел буена дус-тату, бер-беребезне аңлап бергә эшләп килгән егет-кызларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Фәридә Сәгәтадин кызы.

«Нур» татар мәдәниятенең региональ иҗтимагый фонды бик күп диплом, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836