#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ихлас мактау сүзләренә лаеклы

последние и лучшие новости искусства в мире

38-4Тубыл шәһәрендә яшәүче Сафура Тләубакова 5 бала тәрбияләп үстергән әни, 9 оныкның, 3 оныкчыгының яраткан әбиләре, лаеклы ялда булган хезмәт ветераны. Ул 75 яшендә булса да, көн саен Сатылган авылындагы бакчасына бара. Монда аның күңеле ял итә. Тормыш иптәше белән төзегән, монда балаларын үстергән нигез. Сафура апа әле дә ел саен бакчасында җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чәчәкләр утырта. “Өйрәнелгән гадәт”, - дип әйтә ул. Сафура Нәҗип кызы әле намазын да калдырмый. Ачык йөзле хуҗабикә йортына килгән һәр кунакны җылы сүзләр белән каршы ала.

Кунакчыл, игелекле апаның өендә бала-оныклары, күп санлы туганнары җыелышып сөйләшеп утырырга, Сафура апаның пешергән милли ризыклары белән сыйланырга яраталар. Ул балалары, оныклары өчен кадерле, ярдәмчел иң якын кеше. Оныкларына ярдәм кирәк булса, аларның янына беренче булып килеп җитә. Аның киңәшләрен, теләкләрен тыңлау үзе бер бәхет. Сафура апа яшьлек елларын гаҗәпләнеп, сагынып искә алды: ”Гомер бик тиз узды. Әле генә яшь идек. Тубыл педучилищесын тәмамлап, башта Сатылганда, аннары Санниково авылы мәктәбендә тәрбияче булып эшләгән елларымны һич онытып булмый. 1965 нче елны пристаньдә армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан булачак тормыш иптәшем - Кадыйрны күрдем. Беренче күрешүдән язмыш безне бәхетле итте. Ул үзе дә мине беренче күрүдән яраткан. Үзем тумышым белән Бәргәрдән, тормыш иптәшем Урман авылыннан. Гаилә корып, яши башладык, бер–бер артлы 6 бала туды. Кызганычка, без бала кайгысын күрү сынауларын да үттек. Улыбыз Марсель кече вакытында вафат булды. Ә кызларыбыз Гөлнара, Миләүшә, Алсу, Гүзәл, улыбыз Гомәрне үстереп, аякка бастырып, олы тормыш юлларына озаттык. Без бала үстергән елларны декрет ялы ике генә ай иде. Балаларыма караучы яллап, эшкә чыктым. Тормыш иптәшем белән тату, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп 36 ел яшәдек. Сатылган авылында үзебез йорт төзедек, бакчабызда бәрәңге, яшелчәләр утырттык, хуҗалыгыбызда 3 сыер, бозаулар, сарыклар, тавыклар асрадык. 5 баланы үстерергә, киендерергә кирәк иде. Кеше балаларыннан ким булмасыннар өчен тырышып көн күрдек. Мин мәктәптә тәрбияче булып 12 ел эшләдем, 1977 нче елдан Сатылганда аэропортта авиаотрядта диспетчер булып эшли башладым. Аннары ягулык-майлау материаллары кладовщигы операторы булдым. Лаеклы ялга бу оешмадан, ЮТЕЙРдан медаль белән бүләкләнеп чыктым. Ирем монда машинада заправщик булып хезмәт итте. Гаиләбездә балалар бер-берләренә ярдәмләшеп үстеләр. Кече яшьләреннән йорт эшләрендә безгә булышлык күрсәттеләр. Бергәләп балык тотарга, урманга җиләккә баруларыбыз әле хәтеремдә. Кызганычка, тормыш иптәшем якты дөньядан китте. Аллам бала-оныкларга сәламәтлек, озын гомер бирсен”, - дип сөйләде. Ул күп балалы, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән әни. Андый дәрәҗәле медаль алу өчен һәр баласының эш урыннарыннан характеристикалар кирәк була. Бишесе дә югары белемле, тырыш хезмәт ияләре, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр. Аларны да эш урыннарында хөрмәт итәләр. Һәркайсының балалары, гаиләләре бар. Бала-оныклары Сафура апаның йортында гаилә бәйрәмнәрендә, Коръән ашларында бергә җыелышып, аралышып яшиләр. Әңгәмәбезне дәвам итеп: ”Балалар, оныклар мәктәп яшьләреннән белем алырга омтылып укыдылар, максатчан булдылар. 9 оныгым да югары белемле белгечләр, оныгым Карина Төмән дәүләт медицина академиясендә, 2 оныгым мәктәптә укыйлар әле”, - дип сөйләде. Гаилә учагын күз карасы кебек саклап яшәгән, эш урынында яшьләргә үрнәк булган Сафура апа яшь әниләргә күбрәк балалары белән сөйләшергә, аларны тыңларга вакыт тапсыннар, аларга үрнәк булсыннар иде дигән теләкләрен әйтте.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836