#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ихтирамга лаек булмаган тел юк”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-228 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә сигезенче тапкыр Себер татар теле көненә багышланган чара түгәрәк өстәл формасында узды. Түгәрәк өстәл программасында үзара хезмәттәшлекнең конкрет адымнарын эшләү, проектларны гамәлгә ашыру механизмнарын һәм конкрет тәкъдимнәр кертү нәтиҗә булып торды.

Себер татар теле көне - Төмән өлкәсенең социаль әһәмиятле чарасы дип табылган, ул Төмән өлкәсе хөкүмәтенең, Төмән шәһәре муниципаль грантының субсидияләре хисабына оештырыла.

Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әлеге проектны 2013 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр гамәлгә ашыра. Проектның максаты - РФ халыклары гореф-гадәтләрен саклау һәм яклау. Ул Төмән шәһәре хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән өлкә Думасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Үткәрү датасы - ноябрьнең соңгы шимбәсе.

Үзәкнең икенче катында себер татар китаплары, гамәли сәнгать күргәзмәсе урнашкан, фотозона оештырылган иде. Рәсем күргәзмәсендә Эльвира Рябкова җитәкчелегендә декоратив-гамәли сәнгать түгәрәгеннән балалар эшләре катнашты: Диләрә Йосыпова (9 яшь), Арина Богданова (8 яшь), Әминә Мамкина (9 яшь), Дарина Йосыпова (12 яшь), Диана Йосыпова (15 яшь). Милли-мәдәни автономиясе каршындагы мәдәният һәм һөнәрчелек комиссиясе рәисе Диана Шамратова җитәкчелегендә декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә инде икенче ел рәттән Төмән районы, Шыкча авылы осталары актив катнаша: Динара Хәлитова (сәйлән белән үрү), Гүзәлия Речапова (себер татарларының өй макеты, сувенирлар), Лилия Мәүлешова (кулдан эшләнгән түбәтәйләр, бәйләү), Алсу Мамкина (агачны кисеп ясау), Юлия Муллачанова (сабын ясау), Рузинә Йосыпова (сәйлән белән үрү, бәйләү), Нелли Долгова (уенчыклар бәйләү), Гөлшат Маняпова (бәйләү).

Сәламләү сүзе белән Рифкать Насыйбуллин чыгыш ясады. Ул чараны җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовның себер татар теленең әһәмияте турында язган шигыреннән алынган юллар белән башлады. Аннары себер татарларына багышланган Зәкинә Арангулова башкаруындагы Гимн яңгырады. Барлык санитар таләпләр дә катгый үтәлде. Рифкать Мирхәтәм улы Кабардино-Балкария Республикасының бөек шагыйре Кайсын Кулиевның: «Һәр тел - ул бөтен дөнья. Тел - өйрәнү өчен генә фән түгел, ә халыкның җан җылысы, аның шатлыгы, авыртуы, хәтере, хәзинәсе дә. Ихтирамга лаек булмаган тел юк», - дигән сүзләренә тирән мәгънә биреп, үз туган телебезне белү мөһим, тел бар икән, димәк, халык та бар, туган тел - ул халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучы, дип белдерде.

Төмән төбәге диния нәзарәте рәисе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин тәбрикләү сүзендә туган телнең балалар тәрбияләүдәге роленә, тел, мәдәният, динебезне сакларга кирәклегенә басым ясады.

Аннан соң үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы себер татар теленә багышланган шигырен укыды.

“Себер татар теле мөстәкыйль төрки тел буларак” темасына “Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә Булат Сөләйманов исемендәге премия лауреаты, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе аксакаллар советы рәисе Әнәс Гаитов видео-чыгыш ясады.

«Туган тел - бердәмлек, үзара аңлашу, сабырлык һәм диалог коралы” темасына филолог Бәхтияр Агишев, «Шәхсилекне һәм гореф-гадәтләрне саклау аша себер татарлары мәдәнияте» темасына Диана Шамратова, Төмән өлкәсенең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе аксакаллар советы рәисе Роза Яхина докладлар тәкъдим иттеләр. “Ак калфак” Тубыл шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова: “Бергә булаек, бердәм булаек!” - диеп катнашучыларның чыгышларына йомгак ясады.

Чара программасы буенча кереш сүз Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы әгъзасы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе әгъзасы, алтынчы чакырылыш Төмән шәһәр Думасы депутаты Динар Абукинга бирелде:

“Бүген без Россия стратегик перспективасының өч компоненты: мәгариф, мәдәният, туризм буенча килешенгән карар кабул итәргә тиеш:

Безгә гади һәм төрле вәкаләтләргә ия булган кешеләрнең себер татарлары өчен дәреслекләр булдыру турындагы фикерләрен белергә кирәк.

Безгә себер татарлары теле турында интернетта күп, кызык һәм практик файда белән сөйли башларга кирәк.

Без себер татар туристик белешмәсен – ярдәмлекне әзерләүгә керешергә тиеш, ул бер үк вакытта стратегик Россия этнографик проекты - «Бөек Төмән» табигый-музей кластеры өчен нигез булачак.

Беренче пункт буенча без балаларыбызның 4 милли дәреслеге булуын телибез: “1 сыйныф өчен себер татар әлифбасы”, “1 - 4 сыйныфлар өчен туган әдәбият”, “1 - 4 сыйныф өчен туган як тарихы”, “1 - 4 сыйныфлар өчен туган якның табигате”.

Икенче пункт буенча аңлатам: 2021 елның январеннан башлап, без атна саен (атнага 2 тапкыр, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе) ютубтагы «Себер татарлары стратегиясе» битендә себер татар теле әлифбасын видео аша күрсәтербез. «Әлифба»ның һәр ютуб-версиясен без рус телендә киң таралган 5 сүз буенча тәкъдим итәчәкбез һәм, димәк, аларны себер татар теленә тәрҗемә итәчәкбез. Бу сүзләрнең нигезендә иң гади җөмләләрне һәм сүзтезмәләрне әйтеп үтәчәкбез. Әлбәттә, җырлар, шигырьләр һәм әкиятләрне дә кертеп, себер татар әдәбияты белән таныштырачакбыз. Ихтимал, рәсемнәр, фотографияләр һәм мәктәп тактасы рәвешендә аңлаешлы визуализацияне актив кулланырбыз. Ел дәвамында без кешеләрне ким дигәндә 400 яки максимум 500 гомум таралган сүзләр белән таныштырырга планлаштырабыз.

Өченче пунктта Төмәндә этнографик үзәкләр (татар мәдәният үзәге яки «Этнос» балалар үзәге базасында), Ялуторда, Ямбайда, Шыкчада, Искердә (Тубыл районы) төзү һәм эшләтеп җибәрү зарур. Якын арада «Чимги-Тура» кунакханә-эшлекле комплексын, Ишимда хан сараен, Искердә кунакханә-ял итү үзәген, себер татарларының этнографик авылларын һәм башкаларны төзергә кирәк. Эрбет агачы үскән, аучылык һәм балык тоткан җирләрне, җиләк-җимеш һәм гөмбәле нарат урманнарын яклыйк һәм яңадан торгызыйк!

Белешмәлек - Россия табигый-музей кластерының тууы, үсеше һәм алга китү ачкычы, анда «Төмән саз арты» милли парклары һәм Абалак белән Тубыл да керәчәк”, - дип зур планнары белән таныштырды ул.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда себер татар теле турында сораштыру үткәрү, Динар Марсель улы докладындагы проектларны тормышка ашыру турында язылган иде.

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә, себер татарлары дөньясында актив катнашучыларны грамоталар белән бүләкләү - түгәрәк өстәлнең йомгаклау этабы булды. Түгәрәк өстәлдән соң кунаклар һәм катнашучылар чәйгә чакырылды. Себер татар теле көне азагында «Себер татар талантлары - 2020» бик матур концерт программасы тәкъдим ителде.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836