Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ихтирамга лаеклы тыл хезмәтчәне

последние и лучшие новости искусства в мире

31-10Гүзәл табигатьле, бай тарихлы Тубылтора авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Сәхипҗамал Өркәнетдин кызы Моратова 93 яшькә якынлашып килә. Әтисе Өркәнетдин Әпсәлам улы һәм әнисе Корманбикә апа тырыш, хезмәт сөйгән, хәлле кешеләр булалар. Күп балалы гаиләдә балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Күпләп мал асрыйлар, бакча утырталар. Колхозлар оешкач, атларын, сыерларын, сарыкларын аларга колхоз көтүенә бушатырга туры килә. Бу елларны Сәхипҗамал апа мәктәпкә укырга керә һәм өч классны тәмамлап, колхоз эшләрендә хезмәт юлын башлый.

Авыр чорга туры килә бу буын кешеләренең балачак һәм яшьлек еллары. Дәһшәтле сугыш та башлана. Сәхипҗамал апаның да иң якын кешеләре Бөек Ватан сугышына китәләр. Фронтта Сәхипҗамалның абыйлары Сираҗетдин, Шәрәфетдин, Сатыр, Митхәт батырларча сугышалар. Өлкән абыйлары яу кырында һәлак булалар. Шахтада, хәрби заводларда хезмәт армиясенә алынган әтисе һәм апасы Зарифә хезмәт итә. Туган авылларында тылда эшләүчеләр сыер җигеп сука сукалыйлар. Аларга да тормыш җиңел булмый. Сәхипҗамал апа яшьтәшләре белән печән чаба, көз җитү белән урманда агач кисә, утын әзерли. Ачлык елларында башак җыеп, үлән, кычытканнан аш пешереп көн күрә авыл халкы. Сугыш тәмамлангач, Сәхипҗамал апа колхозда, аннары фермада хезмәт юлын дәвам итә. Хезмәт армиясеннән әтисе, апасы, сугыштан абыйлары Сатир белән Митхәт кайталар. Сугыштан соң тыныч тормыш хезмәт һәм шатлыклар белән дәвам итә. Авыр эштән курыкмаган яшь кыз сыер савучы булып урнаша. Туган авылында гомерлек язмышы - Бикбулат Моратов белән кавышып, матур гаилә коралар. Тормыш иптәше тырыш, алтын куллы, киң һәм ачык   күңелле кеше була. Бер-берләренә ярдәмләшеп, тату гомер кичерә Моратовлар гаиләсе. Алар ике кыз, өч ул үстерәләр. Бикбулат абый йорт төзи, авылда көтүче булып күп еллар эшли. Игелекле һәм ярдәмчел Сәхипҗамал апаның тормыш иптәшенең гомере кыска була. Аны соңгы юлга озатканына утыз елдан артык вакыт узган. Моратовларның хезмәт һәм тормыш юллары ихтирамга лаек. Сәхипҗамал апа бүгенге көндә кызы Сания тәрбиясендә яши. Сания апа: ”Әниебез яшь вакытыннан уңган кеше булган. Ул бүген дә буш утырмас иде. Милли ризыклар пешереп, барлык туганнарны җыеп Корьән ашларын үткәрәбез. Мин сыер, бозаулар, сарыклар тотам. Авыл җирендә үскәнгәдер, хайвансыз яшәп булмый. Әнием өлкән яшендә булса да, безгә ярдәм итәсе килеп тора. Йорт алдында, баскычка чыгып утыра, киңәшләре белән булышлык күрсәтә”, - ди. Сәхипҗамал апа турында кызлары, оныклары, шәһәрдә яшәүче туганнары горурланып, җылы сүзләр белән сөйлиләр. Туксан яшен узган тыл ветеранының тугыз оныгы, җиде оныкчыгы килеп хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр. Килгән кешеләргә имин тормыш, дөньяга тынычлык теләп якыннары янәшәсендә гомер итә тыл ветераны.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836