#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ил язмышы белән бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

22-91896 елда туган әтием Сәгыйтулла Төхвәтулла улы Төхвәтуллин турында сөйләргә телим. Ул 1941 елда Катангуй авылыннан сугышка китә. Солдатны хәрәкәттәге армия сафларына рядовой укчы итеп Ленинград фронтына билгелиләр. Дошман белән иң беренче очрашулардан ук, әтием үзен оста атучы буларак күрсәтә. Сугышта аңа оста һәм төз аучы күнекмәләре бик кирәк булып чыга.

Әтиемә сугыш юлларын ахырга кадәр үтеп, өйгә кайтырга насыйп булды. Күз яшьләре белән ул солдатларга ниләр аша узарга туры килүен, ялтырап очкан пулялар астында сугышның үзәгендә булуын сөйли иде.

Камалыштагы боҗра өзелгәндә, аның аягы каты яралана. Чәрдәкләнгән тез белән аны аңсыз хәлдә госпитальгә алып киләләр. Тәҗрибәле табиб-хирурглар тормышын һәм аягын саклап калалар. Тик яралану эзсез узмый, аягы кыска булып кала һәм тездән бөгелми. Әтинең сугыштан соң да аягы авырып киткәнен хәтерлим әле, балачакта еш массаж ясый, сылый идем. Фронтовик әтиләребез җыелган тыныч вакытта батырларча үткән сугыш юлларын искә төшерәләр, исән кайтканнарына куана иделәр.

Әтием сугышка кадәр өйләнгән булса да, хатыны үлә, ун яшьлек улы ятим кала. Малай сугыш вакытында туганнары янында яши, аннары аны балалар йортына билгелиләр. Әтисе сугыштан кайткач, аны өенә алып кайта. Абаул авылы кызына өйләнә, кызлары туа.

Әтием аннары булачак әниебезгә, кара күзле җырчы Гүзәлгә гашыйк була. Тиздән алар өйләнешәләр. Гаилә Аксурка авыл советының Крапива авылында яши. Ул вакытта әнигә - 36, ә әтигә 56 яшь иде. Әнием Мөхәррәм Әнвәр кызы 1914 елда Казанлы авылында туган. Аның беренче ире һәм өч абыйсы да фронтта сугышкан, икесе генә өйләренә әйләнеп кайткан.

Сугыштан соңгы еллар авыр була. Өч баланы ашату өчен күп эшләргә туры килә. Фронтовик-инвалид урман участогында ат караучы, аннары каравылчы булып хезмәт итә, Иртеш буендагы Крапива авылында азык-төлек складларын саклый. 1960 елда урман участогын ябалар, әти пенсиягә чыга. Әни соңгы елларда эшләми, хуҗалык алып бара. Без күп терлек асрадык, яшелчә, бәрәңге үстердек. Әти ауга йөрде, балык тотты.

Әти-әниләр тату яшәделәр. Авылда аларны хөрмәт иттеләр, бер генә чара да алардан башка узмады. Әти шаян иде, әни яхшы җырлады. Аларны туйларга, никахларга чакырдылар. Армиягә чакырылучыларны озатканда әти солдатларга теләкләрен җиткерде, хезмәт итеп кайткач шинельләрен бүләк итә иделәр. Ул аның яраткан киеме иде. Абыебыз Ташбулат исән түгел инде. Олы апам Сабира белән әти-әниләребезне зур хөрмәт белән искә алабыз. Әти белемсез булса да, күп догалар белә иде, гарәп телендә укыды, борынгы бабаларының Бохарадан булуын әйтә иде. Әни яхшы күңелле, кайгыртучан хуҗабикә иде. Алар безне барысына да өйрәттеләр, хезмәткә, җиргә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләделәр.

Сугышчан батырлыклары өчен әти «Ленинградны саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әтиебез 86 яшендә вафат булды, әни 89 ел яшәде. Без әти-әниләребезгә бик рәхмәтле һәм алар турында истәлекләребез һәрвакыт йөрәкләрдә сакланыр.

Сабура ТӨХИӘТУЛЛИНА, Вагай районы, Аксурка авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836