Материалы

Ил батыры белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

33-31980 елның 21 февралендә Төмән районы, Шыкча сигезьеллык мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исемен алган, Керчь һәм Төмән шәһәрләренең Мактаулы кешесе – Тамерлан Кәрим улы Ишмөхәммәтов белән күңелләрдә мәңге сакланырлык очрашу оештырылды.

Тиздән җитәчәк Советлар Армиясе һәм хәрби-диңгез флоты бәйрәменә әзерләнгән арада, укытучылар белән сөйләшеп, чарага Тимерлан Кәрим улын чакырырга булдык. Бәйрәмнәрдә аны Төмән университеты, медакадемия һәм башка югары уку йортларында оештырылган очрашуларга чакыруларын белгәнгә күрә, вакыт табып, килә алырмы икән дип икеләндек тә.

Әмма безнең шикләнүләр юкка булган. Ул: “Минем буш көнем бар. Әгәр очрашуны 21ендә уздырырга риза булсагыз, мин сезгә бик теләп килер идем”, - диде. Менә шулай без Советлар Союзы Герое белән якыннан таныштык.

Тамерлан Ишмөхәммәтов 1919 елның 18 августында Ялутор районы, Бумаер авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул 1933 елда Свердловск шәһәренең татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Ул елларда биредә укыган егетләр Урал хәрби округы медицина комиссиясен бик еш үтеп торалар. Физик яктан сәламәт булганнарын хәрби училищеларга сайлап алганнар. Менә шулай Тамерлан Оренбург очучылар мәктәбенә барып эләгә. 1940 елда ул уку йортын гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, 18 нче самолетлар төзү заводына самолетлар сынаучы итеп билгеләнә. Ишмөхәммәтов 1942 елның февраль аенда беренче мәртәбә фашистларга каршы очкычында һавага күтәрелә. Зенит артиллериясе утларыннан кыю үтеп, уку полигонында өйрәнгән методика буенча, дошманнарга салкын кан белән ата.

- Сугышның беренче көннәрендә үк, - дип сүзен дәвам итә Тамерлан Кәрим улы, - без, яшь очучы-штурмчылар, намус, вөждансызлык, тугрылык, ярату, нәфрәт, кыюлык һәм куркаклыкның мәгънәсен төптән аңладык. Штурмчылар кулында - бик дәһшәтле корал. Һәр патронны сакларга, бер генә ук та дошманны читләтеп үтмәскә, әрәм булмаска тиеш иде. Ни дәрәҗәдә чыдам була алсак, шул хәтле тизрәк җиңү көнен якынайтуыбызны да белдек. Күккә һәр күтәрелүебез безнең өчен онытылмаслык дәрес, тәҗрибә булды...

Тамерлан Кәрим улы гомерлек дәресне дошманнардан да өйрәнә, ул аларның уйларын, маневрларын алдан чамалап, һич көтмәгәндә яки иң көчсез якларына китереп бәрергә тырыша. Шуңа да штурмчы Ишмөхәммәтов аэродромга һәрвакыт җиңү яулап әйләнеп кайта. Кавказ алды тауларында, гитлерчылар Грозный һәм Баку нефтенә бәреп керергә торганда, штурмчылар төркемен җитәкләүче лейтенант Ишмөхәммәтов берничә тапкыр дошман позицияләренә очып керә. 4 апрель көне безнекеләр өчен бик уңышлы була. Ишмөхәммәтов Темрюк районындагы дошманның йөзү чараларын юк итү бурычын ала. Зенит артиллерияләренең тыгыз уты аша үтеп, Тамерлан хәрби йөкле баржаны суга батыра. Кайтыр юлда каршысына 7 “Юнкерс-52” транспорт самолетын очратып, аларның берсен бәреп төшерә.

Укучылар һәм кунаклар да кыю солдатның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладылар.

- Менә тагын бер хәл, – дип дәвам итте ил батыры. – 1942 нче елның 2-5 ноябрендә Орджоникидзе шәһәренең Гизель районында барган бәрелештә фашистлар безне киртәле ут белән каршы алдылар. Аста немец танклары һәм бик күптөрле хәрби техникалар. Мин мешеньга таба туры барам. Кинәт самолет янымда зенит снаряды ярылып, ярчыгы битемә тиеп, тешләремне ватты. Мин чак аңымны югалтмадым, радио буенча сөйләшер хәлем юк. Шулай да эчтән үзем: “Үләм икән – музыка белән!” - дип уйлап алып, бар көчемне бер йодрыкка җыеп, бомбаларны туры танкларга ташладым, шул ук вакытта барлык эрэсларны чыгарып, гашеткага бастым. Йөзем канга баткан, хәлем беткәннән-бетә барып, хәтта тын аласы да авыррая башлаганын тоям. Аэродромга самолетны ничек китереп утыртканымны хәтерләмим, хәтта шассилар ничек җиргә тигәнен дә сизмәдем. Соңыннан егетләр сөйләделәр - самолет аэродромның читенә барып туктаган, ә мотор эшләп торган. Йөгереп килеп самолет эченнән мине сөйрәп чыгарганнар. Ә мин санчастьтә генә исемә килдем.

1944 елның маенда Севастополь тирәсендә барган көрәштә Ишмөхәммәтов 3 фашист катерын штурмлап, суга батыра. 1945 елның март ахырларында Донецк янында дошман кичүен шартлата, магистральләрдә дошманның транспортын һәм тере көчен юк итә. 1945 елның апрель аенда Штеттиннан көньякка, гитлерчылар контр һөҗүм ясаганда, безнекеләргә авиация ярдәме кирәк була. Һава торышы очу өчен яраксыз була. Тамерлан үзенең төркеме белән берничә кабат һавага күтәрелеп карый, әмма уңышсызлыкка очрыйлар. Шулай азаплана торгач, ниһаять, максатларына ирешәләр. Әлеге бәрелеш дошман өчен көтелмәгән һәм җимергеч була. Бу көрәштә Ишмөхәммәтов 1 үзйөрешле, 3 танкка каршы корал һәм 40ка якын гитлерчыны юк итә. Шулай итеп дошманның контр һөҗүме туктатыла. Берничә көннән Ишмөхәммәтов төркеме Берлин шәһәренең читен штурмлый. 7 хәрби очыш вакытында ул тагын 3 танкка каршы корал, 25 гитлерчыны юк итә. Аэродромга кайтырга җыенганда, юлда ул 4 “Фокке-вульфами-190” белән очраша, аларның берсе, төтенле шлейф калдырып, ярым җимерек бинага егыла. Тамерлан Кәрим улының бу 188 хәрби очышы була. Ул 400 фашист солдатын, 162 офицер, 67 танкка каршы корал, үзйөрешле һәм зенит кораллары, 22 танк, 6 катер һәм дошманның 15 самолетын юк итә. Ә үзе ул сугыш елларында 3 мәртәбә яралана. Аның күкрәген Советлар Союзы Герое Йолдызы, Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗәдәге “Ватан сугышы”, “Кызыл Йолдыз” орденнары һәм медальләр бизи.

Хөрмәтле кунагыбызның сөйләгәннәре нинди хисләр тудырганын сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Шәхсән миңа Тамерлан Кәрим улы истәлеккә үзенең фотографиясен бүләк итеп калдырды. Фотографиянең артына үз кулы белән: “Хөрмәтле Әдип Хәким улына Төмән районы, Шыкча сигезьеллык мәктәбендәге укучылар, педагоглар белән очрашу һәм Совет Армиясе, хәрби-диңгез флотының бәйрәме истәлегенә. Гаиләгезгә, дусларыгызга, якыннарыгызга эшләрендә чын күңелемнән уңышлар һәм зур бәхет телим. Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, очучы истребитель-штурмчы Т.Ишмөхәммәтов. 21 февраль, 1980 ел”, - дип язып куйды.

Әдип ГАРИФХАНОВ, өлкә себер татар язучылар союзы әгъзасы,
В.Муравленко премиясе лауреаты.
Төмән районы, Шыкча авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума