Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ил батырын үстергән ана

последние и лучшие новости искусства в мире

11-5“Бу җир белән мәңгегә туганлаштым” дип аталган кичә Кулик авылында яшәүче Рафия Мәлик кызы Егорованың юбилейлы туган көненә багышланган иде. Аны котларга балалары, авылдашлары җыелдылар һәм һәркем юбиляр турында иң яхшы сүзләрен әйтергә тырыштылар. Роза Билалова белән Рәбига Мазгутова:

- Аңа кергән саен ул безне кунакчыллыгы белән гаҗәпләндерә. Ул бик уңган хуҗабикә, өйдә ямь, җыйнаклык булдыра белә, оста итеп табын әзерли һәм һәркемне тәмле ризыклары белән сыйлап, күңелләрен күреп, кәефләрен күтәреп озатып кала, - дип мактап, сүзләрен дәлилләр өчен булган төрле кызыклы хәлләр сөйләделәр.

Егоровлар авылда дус-тату яшәүче гаилә үрнәге булып торалар. Алар йортында һәрвакыт күңелле һәм һәркемгә игътибар, ихтирам бар. Хәлит Владимир улы белән Рафия Мәлик кызы 55 ел бәхетле гомер итеп, 3 егет үстерәләр. Шушы вакыт эчендә күпне кичерергә туры килә аларга. Зур уллары Закир Әфганда хезмәт итеп, 1985 елның 27 июнендә снайпер пулясыннан һәлак була. Күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Мондый авыр кайгыны Егоровлар бары тик Ходайдан түземлек, сабырлык ялварып кына кичерәләр. Хәзер аларның тормышларын Екатеринбург шәһәрендә яшәүче уллары Хәмит белән Радик, яраткан оныклары Альбина һәм Лена бизиләр. Яннарында алар булгач, димәк, тормышлары заяга узмый. Егоровлар гаиләсенең ярдәмче хуҗалыклары бар, гөлләр утырталар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Яшьләре олыгая баруына карамастан, хуҗалыктагы хезмәтне үзләре башкаралар. Җәй көне аларның бакчаларына сокланмаган кеше юк: туры, матур ясалган түтәлләрдә бер чүп үләне күрмәссең, теплицалары уңайлы итеп урнаштырылган, ишек алларында тирә-юньгә хуш исләр таратып төрле гөлләр чәчәк атып утыралар. Ә көз көне бакчаларыннан бай уңыш җыеп алып, алардан төрле кайнатма-кабымлыклар әзерләп балаларын, якыннарын сыйлыйлар. Рафия Мәлик кызы авылның җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнаша. Авылда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышланган мемориаль комплекс булдыру эшендә дә беренчеләр рәтендә булып, улы Закирның да исемен мәңгеләштерде...

Рафия Мәлик кызы кунакларга һәм бәйрәмгә ямь өстәгән, матур җыр-биюләр башкарып киләчәккә яшәү дәрте бүләк иткән Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе И.Бакиев) артистларына олы рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836