#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илебез тарихында Сталинград сугышы

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узды. Тамашачылар залы мәктәп укучылары һәм студентлар белән тулы иде. Чараны оештыручы һәм алып баручы Рузалия Корманалиева Бөек Ватан сугышы һәм сугыш елларында Сталинград янында барган каты бәрелешләр турында эчтәлекле итеп сөйләде. ”Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугыш еллары тарихында иң масштаблы, фаҗигале сугышларның берсе. Бу сугыш 1942нче елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 нче февраленә кадәр дәвам итә.

Сугыш бәрелешләрендә күп солдатларыбызны югалткан Сталингарад сугышы безнең хәтердә. Без сугыш елларының бөек борылыш чоры – Сталинград сугышын онытырга тиеш түгелбез ”, - диде ул илебез тарихында зур вакыйга булып сакланган авыр елларны искә алып. Сталинград сугышы турындагы документаль фильмнардан өзек, сугыш ветераннарының фотолары күрсәтелде. Яу кырларында көрәшкән батырларның якты истәлегенә багышланган чарада укучыларга шәһәр ветераннары оешмасыннан килгән Татьяна Щукина, Галина Самолова, Раиса Туева авыр сугыш елларны халкыбызның батыр, чыдамлы һәм көчле рухлы булганнарын сөйләделәр. Сәхнәдән мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы темасына шигырьләр ишеттерделәр, себер-татар мәдәният үзәге артистлары җырлар башкардылар. Үзешчән җирле шагыйрә, кичә кунагы Валентина Пяткина сугыш турындагы шигырьләрен укыды. Тамашачылар игътибарына патриотик темага экспозиция, укучыларның рәсемнәре, Сталинград сугышын чагылдырган китаплар күргәзмәсе тәкьдим ителде. Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башын салган якташларыбызны, бәрелешләрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Иң актив катнашучы мәктәпләргә, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Патриотизм хисләрен тәрбияләүче, Бөек Ватан сугышы темасына чаралар оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә ветераннар оешмасыннан килгән вәкилләр, укытучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836