Материалы

Игътибар: конкурслар башлана!

последние и лучшие новости искусства в мире

«Таң йолдызы-2022» төрки телле халыкларның XXXI өлкә балалар иҗаты, «Халык сәнгате» XII өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары традицион рәвештә февраль һәм март айларында үтәчәк.

Конкурста оештырылачак номинацияләр: вокал (эстрада, халык һәм академия), хореография (заманча бию, халык биюе, классик бию), инструменталь башкару, нәфис сүз, фольклор, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать.

Конкурс тыңлаулары 11 февральдән 5 мартка кадәр Төмән өлкәсенең көньяк районнары һәм шәһәрләрендә онлайн форматта график буенча үткәрелә.

Җиңүчеләр Гала-концертта катнаша, үткәрү датасы һәм вакыты оештыру комитеты тарафыннан билгеләнәчәк. Үткәрелү урыны: Төмән филармониясе.

Билгеләнгән үрнәктәге гаризалар 11 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 625013, Төмән шәһәре, Республика ур., 179 йорт, «ОДНК «Строитель», шулай ук эл.почта: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Гаризалар белән коллектив җитәкчеләренең документларының күчермәләрен: паспорт, ИНН һәм пенсия иминият таныклыгын җибәрергә кирәк. Конкурсларны оештыру һәм үткәрү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (3452)36-55-46, 8 (904)888-42-71 телефон номерлары аша татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Кәримовага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Оештыру комитеты

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума