#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иманыбызны ныгыткан, күңелебезне сафландырган ай

последние и лучшие новости искусства в мире

Рамазан ае – рәхмәт, мәгърифәт, истигъфар, сабырлык ае, ризыкның - кадерен, мескен-ятимнәрнең - хәлен, вафатларның кадерен белә торган ай.

Ул айда бер кичә бар. Бу - Кадер кичәсе, ул мең кичәдән дә артыграк. Кем дә кем шул гадел кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, тәһәҗҗүд намазларын төн уртасында торып укып, сәхәр вакытында дога кылып, Аллаһыдан сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр, бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһыга ирештереп торалар.

Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте:

“И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз, - диде. Елда унике ай бар, шуның бер ае – Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безнең имамнарыбызны, ихласыбызны, Аңа булган мәхәббәтебезне ачлык белән сыный торган була. Кайбер бәндәләр хәрамнан да тыела алмаган вакытта, без хәләл булган икмәкләребездән, сөтләребездән тыелып, бер Аллаһының ризалыгын өмет итеп, ураза тотабыз, ач торабыз. Аллаһы Тәгалә ачлыктан сакласын. Ләкин Рамазан аендагы ач тору – бу ачлык түгел, ә сынау. Әби-бабаларыбыз иң авыр вакытларда, җәйнең иң эссе, озын көннәрендә уразаларын калдырмаганнар, тәртипле, тәүфыйклы, дини булганнар. Һәм безгә дә үз диннәрен ирештерә алганнар.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтте: «Әгәр дә бер кеше алдында Рамазан ае үтеп китеп тә, ул кешенең гөнаһлары ярлыканмаса, әти-әнисе булып та, аның догасын алмасалар, ул бәндәгә үкенеч булсын”, - диде. Ләкин үкенечкә каласыбыз килми. Мул, бәрәкәтле вакытларда без фарыз булган уразаларыбызны тотарга омтылырга тиешбез. Елдан-ел, көннән-көн ураза тотучы кешеләрнең саны артып бара, мәдрәсәләрдәге шәкертләр күбәйгәннән-күбәя.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең мөбарәк хәдисендә әйтте: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: берничә сәгать ураза тотканнан соң – ифтар вакытында авыз ачкач, ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдүлилләһи ирештек шушы туган көннең уразасын тотып. И Раббым, тоткан уразаларыбызны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарыбызны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, - дип ризыкны “бисмиллә” әйтеп кабуыгыз бик зур сөенеч, - ди Пәйгамбәребез (с.г.с), - бу Кыямәт көнендә Аллаһы хозурына барган вакытта тоткан уразаларыбыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүебез.

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән саный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһының ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз. Әлхәмдүлилләһи, сынатмыйбыз, уразаларыбызны тотабыз, ниятлибез.

Кайбер намазга басмаган кешеләр дә уразага ниятлиләр. Алар: “Без ураза тотарга тиеш түгелдер”, - диләр. Юк, тотсыннар. Шушы тоткан уразалары бәрәкәтендә иман-ихласларын арттырып, алар Аллаһы бәрәкәтендә намазга да басырлар.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Коръән Кәримендә безгә җиңеллек тели, һәрбер нәрсәнең үзенең пычрагы була. Без күңелебездә булган кайбер кара нәрсәләрне Аллаһыга зикер белән, тәсбих, намаз белән чистартабыз. Тәннәребездә булган кирәкмәгән нәрсәләрне елның бер аенда ураза тотып чистартабыз. Ләкин уразаны бөер-бавырларны чистарту өчен түгел, ә Аллаһы безгә ихлас бирсен дигән теләк белән тотабыз. Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечләр төшә. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы бу:

“Рамазан аенда ураза тоткан бәндә, киләчәктә уразалары кабул булса, яңа анадан туган бала шикелле гөнаһсыз булыр”, - диде. Бу бик зур сөенеч.

Рамазан аенда садака, фитр садакасын һәм зәкәт бирү бар. Алар мескеннәр, ятимнәр, гарип-горабалар, тол хатыннар һәм бик күп балалы гаиләләр ярдәменә биреләләр. Без үзебезнең малларыбызны чистартып, аларга бирсәк, алар да сөенерләр.

Мөхтәрәм газиз кардәшләр, изгелек аенда изгелекләрне арттырыйк. Күңелебездә нинди пычрак, хөсетлек, ачулар булса, аларны бетерик, бер-беребезне гафу итик. “Йа, Раббым, син гафу итүче зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит”, - дип Рамазан аенда булган гөнаһларыбыздан арынырга насыйп булсын.

Мөселман календареннан Әмир ЮСКАЕВ язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836