Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә заманча турник комплексы

последние и лучшие новости искусства в мире

36-4Төмән районының Индрәй поселогында ике дистә еллар дәвамында спортка игътибар зур. Моңа күп баланы үзенә тарткан грек-рим көрәше секциясе зур этәргеч бирде. Бу җиңүләрдән рухланып поселокта “Батыр” спорт комплексы да ачылды. Озак еллар җитәкчелек иткән тәҗрибәле тренер Тимур Сагитуллин тәрбияләгән грек-рим һәм татар көрәшләре буенча Россия, округ, өлкә чемпионнары исәпсез инде. Тагын да бокс, футбол, шахмат секцияләрен алып баручылар да нәтиҗәле эшләр башкаралар. Узган ел мини-футбол өчен махсус ясалма каплаулы мәйданчык булдырылган иде.

Ә быелгы җәйдә индрәйлеләргә турник комплексында шөгыльләнергә мөмкинлек туды. «Тюменьнеруд» оешмасы белән поселок хакимиятенең тыгыз бәйләнештә эш итүенең чираттагы күркәм уңышы бу.

Бу турыда ачылу тантанасында чыгыш ясаган район хакимияте вәкиле – спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы Андрей Кайзер да билгеләп үтте. «Тюменьнеруд» оешмасы башкарма директоры Вячеслав Ткачев Индрәй хакимияте белән күптәннән тыгыз бәйләнештә эш итүләрен әйтеп китте: “Социаль партнер буларак даими рәвештә мәктәп, 36-5балалар бакчасына булышабыз. Поселокта рәхмәтле кешеләр яши, алар бала тәрбияләүгә зур әһәмият бирәләр, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүләренә уңай карыйлар. Депутатлар белән киңәшкәннән соң, быел турник мәйданчыгы ясарга булдык. Чөнки монда һәркем килеп көчен сынап карый, арттыра ала”.

Турникларда ясарга мөмкин булган хәрәкәтләрне дә бу эштә зур осталыклары булган Төмәннең стрит воркаутлары күрсәттеләр. Бу сокландыргыч күренешләрдән рухланып, индрәйлеләр турникта тартылу буенча ярышны башлап җибәрделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. Оештыручылар сәламәт тәндә сәламәт рух булуын тагын бер кабат билгеләп үтеп, әлеге мәйданчыкны индрәйлеләр үз итүләренә ышаныч белдерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836