#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйлеләр сабантуй чорын башладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

20-3Төмән районының электән балык тоту белән шөгыльләнә торган Индрәй авылында ел саен 1 май көненә туры китереп Сабантуй үткәрелә. Һава торышы начар булса, аның көне күчерелергә дә мөмкин. Быел авылдашлар 4 майда мәктәп янындагы матур мәйданчыкка җыелдылар. Анда балалар өчен батут та китерелгән, төрле таганнар, таучыклар да урнаштырылган. Авыл хакимияте башлыгы Р.Хөснуллин, авыл думасы җитәкчесе Р.Арипов тәбрикләвеннән соң, мәйданда Сабантуй уеннары гөрли башлады, уртадагы келәм тирәсенә көрәшчеләр җыелган. Ә Индрәйдә көрәшчеләр җитәрлек!

Сәхнәдән авыл үзешчәннәре башкаруында җыр-моң агылды, биергә дә оста үзләре, театраль күренешләре дә игътибарны җәлеп итте. “Кәмә чыгыш”, “Йолдызлар”, “Индрәй”, “Ләйсән”, “Сандугач”, “Күбәләк”, Саф хисләр”, “Күгәрчен” вокал һәм вокал-уен кораллары төркемнәре, гармунчылар, “Елмаю”, “Айсылу”, “Бәхет”, “”Индрәй йолдызчыклары”, “Экспромт” бию ансамбльләре, “Анкар” җыелма хоры, аерым башкаручылар: Алинә һәм Луиза Алеевалар, Сабина Хәмитова, Гөлфия Таймасова, Хөршидә Корманова, Милена Усманова, Нурзия Шакирова, Мәрзия Әбүбакирова, Сурия Гиндуллина, Булатовлар гаиләсе – менә күпме талант яши Индрәйдә! Сабантуй кунаклары авылдашлары арасындагы сәләт ияләренә һәм алар белән эшләүче белгечләргә рәхмәтләрен әйтеп, рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Гел татар теле өчен борчылып йөргәнгәме, быел рус телендәге җырларның артуына игътибар иттем. Балаларның теле руслаша, бәлки ул юнәлештә дә эшләргә кирәктер.

Быелгы чараның спонсоры да “Тюменьнеруд” оешмасы булды. Авыл көнендә ел да иң алдынгылар, тырышларны котлап китәләр иде, быел спорт ярышларында җиңүчеләр генә бүләкләнде.

Авыл халкы өчен күрешер, җыелышып күңел ачар, үзен төрле яктан сынар өчен бик матур бәйрәм ул – Сабантуй.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836