Материалы

Индрәйдә Мәүлид бәйрәме үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

43-3Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае бара. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Ләкин аның төгәл көне билгеле түгел, шуңа да Мәүлид кичәсе – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне алдындагы төндә билгеләп үтелә.  

Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов тырышлыгы белән, оешманың активлары, дини укуларга йөрүче мөселман кардәшләр, ярдәмчел авылдашлар булышлыгында мул өстәлләр әзерләнгән.

43-5Хәмзә хәзрәт Мәүлид турында сөйләп, котлаулар белән ачып җибәргән бәйрәмне укуларга йөрүче апалар дәвам иттеләр. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышлап хәдисләр, салаватлар әйттеләр, касыйдәләр, аятьләр укыдылар. Аннары өстәлләр артында «сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, инша Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез, ике дөньяда да бәхетле булырбыз», дигән изге теләкләр теләнде, аятьләр укылды.

43-4Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы - һәр мөэмин-мөселман өчен үрнәк, гыйбрәт алырлык тормыш һәм аның иң камил зат булуы күп җирдә языла. Могҗизаи затның күркәмлегенә мәдхия җырлау, аять-догалар уку бер дә зыян гамәл түгелдер.

Катнашучылар бәйрәмнең спонсорлары Зөлфия Валишинага, «Стройдар» кибете хуҗабикәсе Рузилә Яхинага да олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Рәсемнәрдә: мул өстәл артында, Хәмзә хәзрәт Камалов, дини укуларга йөрүчеләр чыгыш вакытында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума