#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөзләре моңсу, сагышлы, уйчан

последние и лучшие новости искусства в мире

36-72018 елда 9 май - Бөек Җиңү көнендә Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең ишегенә фронтовиклар сурәтләнгән зур плакат эленгән иде. Бәйрәмгә дип килгән һәр кеше аларны карады. Кулымда менә шул берничә фоторәсемнең берсенең төп нөсхәсе. Бу рәсем үзенә җәлеп итә, караган саен уйландыра, күңелләрне нечкәртә. Һәвәскәр фотограф төшергән андый гади рәсемнәрне мәктәп музейларында күрергә була.

Чама белән ул 1970 нче елларның уртасында төшерелгәндер. Рәсемдә Киндерле авыл советында өстәл артында фронтовиклар утыра. Шушы авыл советы 1926 елның 13 октябрендә оешып, 1977 елның 17 мартында бетерелә, Түбән Тәүде авыл советы барлыкка килеп, аңа кушыла. 2005 елдан Киндерле Новотроицк авыл хакимиятенә керде.

Киңәшмәгә ул елларда яшәгән сугыш ветераннарының барысы да килмәгән. Сулда, алгы планда, өстәл алдында яшь егет - авыл советы рәисе Әскәр Әкрәм улы Ногманов утыра, каршындагы фронтовикларга карап нидер сөйли. Бу елларда егәрле, көчле булган, тырыш хезмәт башкарган сугыш ветераннарының йөзләре моңсу, сагышлы, уйчан. Алар: сулдан уңга – Зиннәтҗан Әхтәриев, Гиламетдин Гыйльфанов, Гаделша Сибгатуллин, Зарифҗан Әхтәриев, Әхтәм Бакиев, Гарифулла Төхвәтуллин.

Шушы фронтовиклар 3 ел һәм 10 ай – 1 418 көн барган каты сугышта куркыныч сынауларны үтеп бирешмәгәннәр, Ватаныбызның һәр кисәк җире өчен сугышып, Җиңүгә ирешкәннәр. Ул елларда алар сугыш турында сөйләргә яратмаганнар. Сөйләсәләр дә рәтләп язып калмаганбыз, шунысы аяныч. Һәрберсе гаиләләр корып, акыллы балалар үстергәннәр, тырышып намуслы хезмәт башкарганнар. Гомерләре буе сугыш яралары белән яшәп, бернигә зарланмый дөнья куйдылар.

Хәзерге яшь буын, котычкыч сугышны кичергән, тылда хезмәт иткән бабайларын, әбиләрен, туганнарын күңелләрендә сакларга, тынычлыкның нинди бәя белән яуланганын һичкайчан истән чыгармаска тиеш.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836