Материалы

“Җиргә якын яшисем килә!”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-12Редакциябезгә гадәти булмаган хат килеп төште. Ярдәм сораучылар күп инде алар, тик Риф Шакирҗан улының үтенече үзгә иде. Ул табигатьне сагынган.

Төмән шәһәрендә яшәүче Риф Садыйков болай дип яза:

- Миңа 58 яшь, мин 2 группадагы инвалид. Инфаркт һәм соңгы инсульттан соң йөрергә авыр. Култык таягы белән йөрим. Йөрәккә операция ясатырга акча юк. Врачлар, операцияне Мәскәү, Германия, Израильдә генә ясатып була, диләр.

Күпме гомер бирелгәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Хәзерге вакытта Төмән шәһәрендә пенсия акчасына гына яшим. Әле тагын да яшисе килә! Оныкларны тәрбияләргә булышасы иде. 58 генә бит әле миңа. Шулкадәр ардым, хәзер инде күздән яшь тә чыкмый. Шул көнгә җитеп хәерче булырмын дип уйламаган идем. Нишләргә миңа? Кайсы вакытта яшисе дә килми башлый. Сәламәтлегем булса, көн-төн эшләр идем. Пенсия акчасына дача да сатып ала алмыйм, кредит та бирмәсләр.

Тормыш бара, сәламәтлек юк. Менә җәй җитә. Тагын 8 катның тәрәзәсеннән урамга карап утырасы гына кала. Шулкадәр туйдырды! Җиргә якынрак буласым килә! Йөрәге авыру кешегә һава җитми монда. Тынычлык булсын иде.

Барысын да уйлап, әлеге хатымны язып карарга булдым. Бәлки җәй вакытында гына дачада яшәп торырга ярдәм итүче булыр? Бәлки бер мәрхәмәтле зат миңа саф һава сулау, ялан аяк йөрү мөмкинлеген бирер? Тәртип һәм чисталык турында борчылмагыз, ул яктан бар да яхшы булыр.

Минем кәрәзле (мобиль) телефон номерым: 8922-470-9003. Электрон почтам: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.">Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Хөрмәт белән Риф Садыйков.

Хатта инвалидлык турында документларын, паспортының рәсемнәрен дә беркеткән.

Хөрмәтле газета укучылар, сезнең игътибарга әлеге хатны тәрҗемә итеп бирергә уйладык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума