Иртеш буе Сабан туе татарларны җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

39-4Казахстан Республикасының Акай өлкәсе Сәмәй шәһәрендә беренче халыкара Иртеш буе Сабан туе уздырылды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халыкны котлады. Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаевка Татарстан Республикасына җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтен белдерде.

Шулай ук ул Акай өлкәсе хәкиме Нурлан Уранхаев белән очрашуда бөек казах шагыйре, казах әдәбияты классикасына нигез салучы Абайның (Абай Кунанбаев) туган җирендә булырга туры килгәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

Сабантуй татарларны Казахстанның шәһәрләре һәм авылларыннан гына түгел, Россиянең Иртеш елгасы янында урнашкан Омск, Тара, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләре вәкилләрен дә җыйды. «Безнең өлкә бөтен Казахстан шикелле күпмилләтле, борынгы заманнан биредә яшәүче татарлар белән мөнәсәбәт туганнардай. Сабантуйның югары дәрәҗәдә оештырылуы шатландыра. Безнең туганнардай элемтә тагын да ныграк ныгыячагына ышанам», - дип сөйләде Нурлан Уранхаев. Фәрит Мөхәммәтшин белән аллеяда агач утырттылар.

Төмән өлкәсеннән Казахстанга Сабантуйга зур делегация барды. Без делегация әгъзасы - Төмән районы, Муллаш авылында оешкан «Пышны» ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр Касыймовтан сәяхәт турында сораштык.

- Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе ярдәмчесе Зилә Юсупова җитәкләде. Анда Тубылдан – Хәсән Хучашев, Расилә Колмәмәтова, Розалия Корманалиева, Төмәннән – Фәрит Корманов, Гөлүзә Зиннәтуллина, ансамбльнең биш егете һәм шофер – Илдар Бәйрәмов керделәр.

Ике көн буена һава торышы искиткеч ямьле булды. «Газель» машинасында Омск аша бардык, Павлодарны уздык. Гел дала, очы-кырые юк, офык еракта күренә. Анда кунакханәдә яшәдек, туклану искиткеч мул булды. Бик каты сыйладылар, анда ашауга зур өстенлек куялар. Татарларга мөнәсәбәт яхшы, милләтне аеру юк анда, һичкем бүлешми, дус яшиләр.

Сәмәйдә татар районында булдык, Себердән 18-19 гасырларда киткән Ямбай, Турай авыллары себер татарлары белән очраштык, мәсәлән, Юсуповлар гаиләсе белән таныштык. Казахстан татарларының гади сөйләм телләре аерыла, казахчарак. Казах әдәби теле яхшы аңлашыла.

Абай исемендәге ике катлы музейга кердек. Ул гаҗәеп заманча югары дәрәҗәдә. Моннан соң Сәмәй шәһәре дәүләт музеена бардык. Монда шуның кадәр күп экспонатларга карап шаккаттык.

Аннары быел 30 еллык юбилеен билгеләячәк татар сәнгать мәктәбендә булдык. Мәктәпне ачучыларның берсе – Габделхак Ахунҗанов Татарстан җитәкчеләренә һәрьяклы ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул учреждение хәлләре белән кунакларны таныштырды.

Гала-концертта Татарстан делегациясен Актаныш районы тәкъдим итте. Делегация составына Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли советы рәисе Васил Шәйхразыев һәм башкалар керде.

Без дә сынатмадык, беренче булып Хәсән Хучашев җырлады. Чыгышларыбызны тамашачылар каты алкышлар белән күтәреп алдылар. Егетләрнең биюләренә зал «җимерелә» мени! Гала-концертны Казан артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов тәмамладылар. Бөтен катнашучыларга Габделхак Ахунҗанов грамоталар тапшырды.

Сабантуйда 10 меңгә якын халык катнашты. Монда да чыгышларыбызны нык яраттылар. Гармун Казахстанда сирәк музыка коралы икән, анда нигездә думбрада уйныйлар. Сабантуйның абсолют батырына баш бүләк – Татарстан Президентыннан квадрацикл тапшырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка Казахстанга Иртеш буе Сабан туена барырга мөмкинлек тудырганы өчен делегация исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм. Төмән өлкәсен гел яхшы яктан гына күрсәтәсе килә, - дип сөйләде Җәгъфәр Әбүзәр улы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума