Материалы

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

последние и лучшие новости искусства в мире

37 нче санда бастырылган “Тыйнаклык кешене бизи” мәкаләсен зур хөрмәт белән укыдым. Безнең Бурбар урта мәктәбенең өлкән буын укытучыларын, бала, туганнарыннан тыш, искә алучылар булуына бик шатландым. Мәкаләнең авторы – Роза Зәйнулла кызы Хәкимова үзе дә тарих укытучысы, әниемнең коллегасы. Әнием Шәмсебану Хәмит кызы Әнвәрова-Алиева безнең арадан мәңгелек йортына киткәнгә 24 ел булды. Алар зур хөрмәткә лаек мөгаллимнәр иделәр.

Әнием зур гаиләдән, туганнары укытучылар, төрле мәктәпләрдә эшләделәр. Без 6 бала үстек. Мәктәптә яхшы укыдык. Абыем Нәгыйм дә укытучы иде. Шәүкәт абый Татарстанда мәктәп директоры булып эшләде. Хәзер оныклары Нәзирә, Лена - педагоглар. Әнвәровларның укытучылар династиясе вәкилләре илебез мәгарифен үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертеп, төрле мәктәпләрдә тырышып эшләделәр һәм хезмәтләрен дәвам итәләр.

Дөрес сүзләре, җылы истәлекләре өчен Р.Хәкимовага, тәрҗемә иткән Диләфрүз Фәхретдиновага барлык балалары, оныклары исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Хәнифә ТИЛИМБАЕВА, Төмән районы, Индрәй поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума