Октябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сентябрь аенда Исәт районы 95 еллыгын бәйрәм итте.
Без үзебезнең туып-үскән төбәгебезне бик яратабыз. Мин Югары Егәнле авылында үстем һәм бүгенге көндә дә шушында яшим. Авылыбыз табигате матур – гөмбәле урманнары, чәчәкле кырлары, су коенып үскән елгалары үзенә тартып тора.
Районыбыз күпмилләтле, шуңа күрә бездә бәйрәмнәр еш үткәрелеп тора, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшибез.
Районның юбилеен бәйрәм итү көнендә Исәт авылында “Дуслык күпере” фестивале үтте. Бу көнне һәр милләт халкы үзләренең милли йолаларын күрсәттеләр, һәркайсы үз “йорт”ларын булдырганнар. Бездә, югары-исәтлеләр йортында да кунаклар – Төмән өлкәсе губернаторы А.Моор, өлкә Думасы депутаты В.Ковин һәм Исәт районы башлыгы Н.Теньковский булдылар. Без аларны күңелле җырлар, милли ашыбыз “чәк-чәк” һәм бүләкләр белән каршы алдык. “Йорт” янында тере йорт кош-кортларын, кәҗә йоныннан бәйләнгән кием-салым әйберләрен күрергә булды. Кунакларның да һәркайсын бүләксез калдырмадык, алар өчен милли ашлар белән бизәлгән өстәл корылган иде.
Ахырда кунаклар районыбызга уңышлар, авыл хуҗалыгына тагын да үсәргә, ә яшьләргә туган авылларында калуларын теләделәр.
Бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Югары Егәнле авылы башлыгы А.Зиганшинга, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Камаловка, ветераннар оешмасына, мәдәният, социаль хезмәткәрләргә һәм барлык башка булышучыларга һәм катнашучыларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Районыбыз алга барсын һәм озын гомерле булсын!
Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).