#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исеме дә аның ягымлы – Вәсимә...

последние и лучшие новости искусства в мире

40-5Җир кешеләре белән матур, диләр... Һәрбер авылда, шәһәрдә җыр-биюгә сәләтле кешеләр яисә акыл ияләре, шагыйрьләр, язучылар, кул осталары туган җирен бизиләр. Безнең Вагай районы, Усак авылында да шундый кешеләр күп. Аларның берсе - Вәсимә Насыйбулла кызы Арипова башлангыч сыйныфлар укытучысы булып менә инде 30 ел эшли. 1967 елда ул Агытбаш авылында күп балалы гаиләдә туа. Усак авылының сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Омск өлкәсе, Орехово авылының урта мәктәбендә 9-10нчы сыйныфларын тәмамлый. Бу елның апрель аенда Вәсимә апага 50 яшь тулды.

Ул бик тырыш, талантлы укытучы дип әйтсәм, бернәрсә дә әйтмәгәнгә тиң булыр дип уйлыйм, чөнки бөтен яктан уңган бу матур, ягымлы апа. Ул инде 9 чыгарылыш классны чыгарды, барысы да алар апаның таләпчән, эшен намус белән башкаруы нәтиҗәсендә бик тәртипле, тырыш, белемгә омтылучан булып җитештеләр. Беркайчан да укытучы һөнәре җиңел булмаган, ләкин Вәсимә апа авырлыклардан курыкмыйча, нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар булмасын, алгы рәтләрдә барып, яшь укытучыларга ярдәм итеп, үрнәк күрсәтеп хезмәт итә. Бу гына түгел, ул менә инде 10 елдан артык профсоюз оешмасы рәисе. Хезмәттәшләре аңа киңәш сорап, үз теләкләре, үтенечләре, сораулары белән мөрәҗәгать итәләр. Берсе дә игътибарсыз калмый. Ләкин бу да соңгысы түгел. Вәсимә апаны күршеләре дә, барлык туган-кардәшләре дә ихтирам итә. Һәркемгә ул җылы сүз таба, акыллы киңәш биреп, ярдәм кулын суза, укучыларының ата-аналары да аны яраталар, балаларының “аңа эләгүенә” шатланалар, ә балалар зур сыйныфларга чыккач та, мәктәпне тәмамлагач та җылы сүз белән генә искә алалар. Эшендә генә түгел, Вәсимә апаның гаиләсен дә үрнәк итеп алырга мөмкин. Тормыш иптәше Зиннәтулла Инзил улы белән 3 бала үстерделәр: уллары Радион һәм кызлары Марианна югары белем алу йортларында укып, үз тормышларын кордылар, ә кече кызлары Зилә 11 сыйныфта укый әле. Алар барысы да акыллы, тыйнак, тәртипле, намуслы булып үскәннәр. Балалар - ата-ананың чагылышы, диләр, монда менә нәкъ шул. Вәсимә апаны безнең якларның иң хөрмәтле кешеләренең берсе, дисәм, бар авыл халкыбыз риза булыр дип уйлыйм.

Алсу КУЧУМОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836